Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:16

Мәгърифәтче галим, җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан туган авылы Кичүчатта 17 гыйнварда интерактив китап тәкъдим ителә.

Бу мильтимедиа басманы әзерләү төркеме җитәкчесе, яшь галим Рөстәм Бикташев сүзләренчә, мондый китапны Русиядә беренче дип әйтергә була. Өч телдә ул. Татар, инглиз һәм урыс телләрендә. Мәктәп укучылары, укытучылар һәм фәнни хезмәткәрләр өчен генә дип тә кабул итергә ярамый. Теләгән кеше, гади генә итеп әйткәндә, кино караган кебек бөек шәхес турында күпкырлы мәгълүмат алачак.

Замана таләбе

“Мондый басма бүгенге заман таләбе дип уйлыйм мин үзем. Хәзерге көндә бигрәк тә балаларны кызыксындыру өчен мондый чаралар кулланырга кирәк. Мин үзем татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Ә, минем уйлавымча, бүгенге көн укучысы тиешле дәрәҗәдә китап укымый. Шуңа күрә, менә мондый интерактив китап мәдәниятыбызга һәм әдәбиятыбызга мәхәббәт уяту чарасы булып торыр дип уйлыйбыз”, ди әлеге интерактив китап турында Рөстәм Бикташев.

Замана таләбе булган, Бикташев җитәкләгән төркем чыгарган, беренче мондый басма Тукайга багышланган. Ул татар телендә дөнья күргән. Чираттагысы борынгы татар әдәбияты шагырьләренә, язучыларына багышланачак.

Мәктәпләрнең барсына да җитми

Рөстәм Бикташев сүзләренчә, Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган инетрактив китапны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарата башлаган. Ул барлык мәктәпләргә җитмәскә дә мөмкин.

“Иң беренчедән мәгариф министрлыгының милли бүлектә эшләгән хөрмәтле апабыз Гөлфия Гәйнетдинова теләге иде. Без дә бу теләкне хупладык. Хәтта күптәннән инде шундый эшләр эшләнергә тиеш дигән фикерне алга сөрдек”, ди Рөстәм Бикташев.

Галимнәр дә сүз тота

Интерактив китапны гади генә итеп әйткәндә СD тәлинкә ул. Аны компьютерда да карап була. Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әлеге мультимедиа басма аша галимнәр Миркасыйм Госманов, Әнвәр Хәйри сөйләгәннәрне күрергә, Кичүчат музеена сәяхәт тә ясарга мөмкин. Теләгәннәр әсәрләрен укый, моңа кадәр беркайда да басылмаган рәсемнәрне дә карый ала.

Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, КДУ галимәсе Дания Заһидуллина: “Бу китапның Фәхретдингә багышлануы символик мәгънәгә ия: ул үзләренең гомерләрен милләткә хезмәт итүгә биргән бик күпләрнең мирасын укучыга заманча югарылыкта җиткерергә кирәк икәнлекне искәртә”, дип белдерә.

Рәсми котлау

Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәнпият министры Зилә Вәлиева котлау хаты юллады.

“Дөньяга күпсанлы галимнәр һәм милли мәдәнияткә көчле этәргеч, кешелеклелек, әхлакълылык мөкәммәллеге биргән XIX-ХХ йөз башы татар мәгърифәте дөньясында әлеге шәхес үзенчәлекле урын алып тора. Татар иҗтимагый фикере һәм мәдәнияте тарихына Ризаэтдин Фәхретдин галим-энциклопедияче, дини тайпылышларга каршы чыгучы, фәнни белемнәрне һәм тарихны, яхшы әдәби әсәрләрне һәм сәнгатьне таратучы буларак килеп керә. Ризаэтдин Фәхретдин фәннең, гыйлемнең һәм рухи бөеклекнең дөньяны һәм кешене үзгәртүче бердәнбер юл икәнлегенә нык инанган була”, диелә әлеге котлауда.




Энциклопедиядән


Ризаэтдин Фәхретдин 1889 елдан алып 1891 елга кадәр Бөлгелмә өязендәге Илбәк авылында имам-хатиб була. Аннан соң Уфа шәһәрендәге Оренбур мөселман диния нәзарәтендә казый булып эшли. 1906 елда бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр чакыруын кабул итеп, Оренбур шәһәренә күчеп килә, “Вакыт” газетасында эшли башлый.

1908-18 елларда “Шура” журналының баш мөхәррире була. “Милләт мәҗлесе депутаты итеп сайланса да, аның эшендә катнаша алмый. Милли идарәдә диния нәзарәте рәисе урынбасары итеп сайлана.

Баруди вафат булганнан соң, 1922 елдан Эчке Русия һәм Себер мөселманнары Үзәк диния нәзарәте мөфтие булып эшли.

Ризаэтдин Фәхретдиннең хезмәтләре ислам диненә, Русиядә яшәүче мөселман халыклары тарихына, иҗтимагый тормышы һәм көнкүрнешенә, дини йолаларына һәм кануннарына, уку-укыту мәсьәләләренә багышланган.

XS
SM
MD
LG