Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баку Русиянең Әрмәнстанга корал сатуына борчыла


Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы Русиянең Әрмәнстанга корал һәм хәрби җиһазлар сатуына борчылу белдерде. Министрлык белдерүендә, бу гамәл Әрмәнстанның хәрби көчен арттыра һәм Азәрбайҗан җиренең бер өлешен алып торган илгә "оккупацияне дәвам итергә мөмкинлек бирә", диелгән.

Мәскәү Ереванга 800 миллион долларлык корал саткан, дип хәбәр ителә. Азәрбайҗан, Мәскәү бу гамәле белән БМО резолюцияләрен боза, бу адым Русияәгә Таулы Карабахтагы вазгыять өчен "аерым җаваплылык" өсти, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG