Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:55

Фирка исемлекләре белән хәл ачык булса да, бер мандатлы төбәкләрдә сайлау алды көрәше көчәя бара.

Җомга Татарстан дәүләт шурасы сайлауларында катнашачак “Бердәм Русия”, “Гадел Русия”, “КПРФ”, “ЛДПР” фиркаләре үзәк сайлау коммиссиясеннән төркәлү таныклыгы алды. Бишенче фирка “Народный союз” 31 мең имза җыеп тапшыруны бүгенге көнгә кадәр сузган. Шуңа күрә үзәк сайлау комиссиясендә бу фиркане теркәү, теркәмәү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән.
Аның каравы “Патриоты России” фиркасенең алдагы сайлауларда катнашмавы төгәл билгеле. Фирканең Татарстан бүлеген җитәкләүче Равил Хөснуллин матбугатта, бу сайлауның ясалма чара икәнлеген һәм аның нәтиҗәләре алдан ук билгеле булуын әйтә. Аның сүзләренчә, сайлауда урыннарның 80% “Бердәм Русия”, 8% “Гадел Русия”, 8% “КПРФ”-ка бүлеп бирелгән. "Калган 5-6% тавыш өч фирка арасында бүленгән очракта да, бу тавышлар шурага узыр өчен җитми. Өстәвенә сайлауда катнашыр өчен 1,5 миллион сум акча кертү яисә 30мең тавыш җыярга кирәк. Тавыш җыя алмыйбыз. Акчаларны керткән вакытта да, сайлауда 3% тавыш булмаса бу акчалар кире кайтарылмаячак", ди Равил Хөснуллин.
Фирка исемлекләре белән хәл ачык булса да, бер мандатлы төбәкләрдә сайлау алды көрәше көчәя бара.
Журналистлар президент Миңтимер Шәймиевнең дәүләт шурасын яңартырга кирәклеге турында әйтүен искә төшерде. Тикшерүләр күрсәткәнчә, “Бердәм Русия” фиркасенең алдагы сайлауларда катнашырга тәкъдим иткән намзәтләр исемлегендә 53 кешедән 19-ы гына элекке депутатлар. Бер мандатлы төбәкләрдә исә хакимият фиркасе чыгарган 46 намзәттән 20 генә шурада утырганнар. Дәүләт шурасында күпчелекне “Бердәм Русия”леләр алып торуны истә тотып, белгечләр, яңа шурада ярты депутат яңартылырга мөмкин ди.
Сәясәт белгечләре фикеренчә хакимият фиркасенең яңа исемлегендә “ЛДПР” рухы сизелә башлаган. Моны алар иң элек исемлектә Казан шәһәре думасында “ЛДПР” депутаты булып торган Анастасия Колесованың югары урынарның берсендә торуына бәйли. Кайберәүләр исә, Анастасиянең бу исемлектә булуы әтисе Николай Колесовның тырышлыгы, ди.
Белгечләрне коммунистлар Александр Салий, Роберт Садыйков, Нәсимә Столярованың “КПРФ”ның яңа исемлегендә булмаулары гаҗәпләндерә. Бу намзәтләр исә булачак сайлауларда бер мандатлы бүлгеләрдән үз теләкләре белән катнашачак. Мәсьәлән, Александр Салий Дәрвишләр бистәсе бүлгесеннән сайлана. “Бердәм Русия” биредә үз намзәтен тәкъдим итми. Әмма белгечләр Салийга биредә “Элемтә” ширкәте җитәкчесе Зәкия Шәфыйкова һәм Колесов губернатор булган заманда Амурда вице-премьер булып алган, Казанның оптика – механика заводы башлыгы Ронис Шәрипов көчле көндәш була ала, ди.
Коммунист Роберт Садыйков исә Азино бүлгесеннән сайлана. Биредә аның төп көндәше Ирек Мортазин. Ул Шәймиев үлеме турында ялган хәбәр тараткан өчен җинаять эшендә гаепләнә. Мортазинның үзен кыйнау очрагы уңаеннан ачылган җинаять эше дә бар. Бу мәшәкатьләр белән йөреп Мортазинның сайлау турында уйларга вакыты булмас, шуңа күрә ул көчле көндәш түгел, ди белгечләр.
Сәясәт белгечләре фикеренчә, “КПРФ” фиркасе сайлауда 7% тавыш җыя алмаса да, дәүләт шурасында аның бер мандатлы бүлгеләрдә җиңүче депутатлары булачак.
Белгечләр арасында, дәүләт шурасында бары тик ике фирка “Бердәм Русия” һәм “КПРФ” кына булачак диючеләр дә юк түгел. Әмма күпчелеге, финанс кризисы сәбәпле халык таныш булмаган намзәтләргә тавыш бирәчәк, ди. Алар фикеренчә Татарстанда парламент күп фиркале булачак.

XS
SM
MD
LG