Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:21
Бәйрәмова Шәймиевка хат язган

Милли Мәҗлес турында татар газетлары арасында беренчеләрдән булып “Безнең гәҗит” газетасы (14 гыйнвар көне чыккан) хәбәр итте. Башка газетлар исә Милли Мәҗлес эшчәнлеге турыда язарга ашыкмый әле. “Безнең гәҗит”тә Милли мәҗлес рәисе, язучы Фәүзия Бәйрәмованың Татарстан президентына татар хәрәкәте активистларын тентүгә карата ризасызлык белдереп хат юллавы әйтелгән. Хат авторы президентка Татарстанга соңгы елларда басым артуына, татар халкының хокуклары кысылуга юнәлткән икән. Фәүзия Бәйрәмова Милли мәҗлескә милләтара низаг чыгару турындагы гаепләүләрне махсус оештырылган эш дип атый һәм моны хурлык, дип бәяли диелгән “Соңгы сәгатьтә” сәхифәсендә.

Президент китә, китми...

Татарстанда милли хәрәкәт баш калкытырга тырышкан чорда Башкортстанда вәзгыят алышынырга тора. Кыска хәбәрдән күренгәнчә, Мәскәү Башкортстан президентына “сәламәтлеген” сәбәп итеп китү турында гариза язарга тәкдим иткән икән.

“Рәсми булмаган мәгълүматларга ышансаң, Башкортстанда президентлыкка намзәтләр исемлеге Мәскәү Кремленә тапшырылган инде”, диелгән “Президент китә, китми...” хәбәрендә.

1993 елдан бирле Башкортстан башлыгы булган Мортаза Рәхимов урынын республика кешесе алырга мөмкинлеге турында да фаразлар китерелгән. “Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле бу урынга 3 намзәт тәкъдим иткән: милләттәшебез, инде бер тапкыр кандидат булып сайлауларда катнашып караган, “Лукойл”ның элекке беренче вице-президенты Ралиф Сафин, Башкортстаннан сенатор Рудик Искужин һәм өченче кандидат – “Тройка диалог” инвестиция компаниясе мөдирләр шурасы рәисе Анрей Шаранов”, дип хәбәр итә “Безнең гәҗит”.

Латин графикасы кемгә кирәк?

Гыйнвар башында татар халкының латин язуыннан кирилга күчүенә 70 ел тулды. Әлеге мәсьәлә узган гасырның 90 еллар ахырыннан бирле онытылса да, татарлар арасында латин графикасына күчү турында хыялланучылар булуын Эльвира Фатыйхова ачыкланган. Шуныйларның берсе КДУ профессоры Илдар Низамов. Журналист язмасын студент һәм Илдар Низамов арасында барган бәхәс-әңгәмә рәвешендә тәкъдим итә.

“Менә теләсә-кайсы укучыны алып килеп утырт бирегә. Ул бит авыл сүзен вагон дигәндәге “в” белән укыячак. Ә диктант язганда укытучы [awыл] дип әйтсә, “аул” дип хата белән язачак. Ә латин графикасына күчсәк, укучы дөрес әйтә, дөрес яза беләчәк. Бу үзебез өчен үк уңайлы”, дигән Илдар Низамов.
Эльвира Фатыйхова латин гафикасы турында татар стуентларыннан да сораштырган. Әмма алар Илдар Низамов кебек латинга күчүдән файда күрми. Киресенчә, моның зыянлы гамәл булуын искәртүчеләр дә табылган. Мәсәлән, КДУ студенты Лилия: “Шул гына җитмәгән иде. Татар матбугаты юкка чыксын дисең мәллә?”, дип җавап биргән.

Америкада урыслар нәрсә ашый?

Журналист Лилия Заһидуллина Америкада булып кайткан. Сер түгел бүгенге көндә Америкада американ милләте генә булу Русиянең күңеленә хуш килә. Әмма океан артында да бер милләт кенә яшәмәгәнлеген җиткерә автор. Төрле милләтләр өчен аерым кибетләр дә бар икән. “Без яшәгән Киссимми шәһәрендә дә “Русский” дигән кибет бар иде”, ди автор. Әмма автор урыс кибетен Русиядәге райпо кибетенә ошата. Кыскасы, Лилия Заһидуллина урыс халкының кайда да урыс булып калуын искәртә. Хәтта сатучылары да американнар кебек елмаеп тормый, дигән автор.

“Ватан”мы, әллә “Ватам”мы?

Әлеге язма авторы Нургалим Кормаш Русия дәүләтенең ватанпарвәре булып буламы дигән сорауга җавап эзли. Әмма ул “булып булмый” дигән нәтиҗәгә килә. Кормаш Русиянең канунсызлык иле булуын, булганнарының да кәгазь битендә саргаерга калуын яза. Милли төбәк компонентын бетерү турында да ачынып яза. Шул ук вакытта социаль тормыш хәлләренә туктала. 7 яшьлек балаларның җәмәгать транспортында акча түләвен тискәре күренеш дип бәяли. Нургалим Харисов Татарстан байлыгының 74% Мәскәүгә агуына да басым ясый. Татарстан халкын исә “савым сыерлар”ы белән чагыштыра.

“Әллә соң, минәйтәм, “Ватан” төшенчәсен “Ватам” белән алыштырырга микән?”, дип тәмамлаган язмасын Нургалим Харисов.

Түбән Ордыда үгез хикмәтләре


Зөлфия Фәйзрахманова ире “Безнең гәҗит” хуҗасы Илфат Фәйзрахманов белән туган авылларында концертта катнашулары турында яза.

“5 гаилә 2 сәгатьлек күңелле тамаша-концерт белән кинәндерде авылдашларын, кайткан кунакларны. “Үгез елы хикмәтләре” дип аталган кичәне карарга күрше авыллардан да килгәннәр иде”, ди Арча районы Түбән Оры авылының Сыер урамы килене Зөлфия Фәйзрахманова.

Авыл тамашасында Зөлфия Фәйхрахманова җыр башкарган, ә Илфат Фәйзрахмановның исерек булып җырлавы авыл халыкы өчен яңалык булган икән.

“Иманга юл”

Бу сәхифәдә Гөлназ Гарәфетдинованың “Ничек намазга бастым” дигән язмасы урын алган.
Бер дәрестә генә намаз укырга өйрәнеп буламы? Бу сорауга җавапны Казаннан хат язучы Гарәфетдинова тапкан. Гомумән алганда, Гөлназ Гарәфетдинова иң башта Аллаһны танырга кирәклеген әйтә. Ахырдан исә башкаларга да мәчеткә барырга киңәш бирә.

“Безнең гәҗит”не кайларда укыйлар?

Милләт, сәясәт, дин, мәгариф темаларына багышланган әлеге язмаларны Татарстан, Башкортстан республикаларында гына укып калмыйлар. “Безнең гәҗит”не меңгә якын укучы Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе, Ленинград, Воронеж, Тверь, Түбән Новгород, Тула, Төмән, Томски, Белгород, Киров, Пермь, Пенза, Свердловски, Смоленски, Саратов, Самар, Оренбур, Чиләбе, Курган, Ульяновски, Волгоград, Әстерхан, Кемерово, Амур, Ставрополь, Красноярски, Байкал аръягы, Приморски өлкәләре, Башкортстан, Мари Иле, Бурят, Чуаш, Удмурт, Карачай-Чиркәс, Коми, Саха (Якут) республикалары, Ямал-Ненец, Ханты-Мансы бүлгесе шәһәрләре һәм авылларында да алдыралар дип хәбәр итә редакция.

XS
SM
MD
LG