Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:17

Башкортстанда икътисад җинаятьләре арткан


Башкортстан эчке эшләр министрлыгы узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады.

Нәтиҗәләрнең төрлесе бар – уңай якка үзгәргәннәре дә, тискәрегә борылганнары да. Мисал өчен, 2008 елда гомум теркәлгән җинаятьләр, аңа кадәрге ел белән чагыштырганда, 12,5 процентка кимегән. Кеше үтерүләр, һөҗүм итүләр, талаулар һәм урлашулар да кимегән, дип белдерелә.

Шул ук вакытта Башкортстанда 2008 елда икътисадка бәйле җинаятьләр арткан – 8,5 процентка үскән бу күрсәткеч. Әлегә салым түләүләрдәге кайбер җинаятьләрне тикшереп бетү нәтиҗәсендә генә дә республика казнасына 2 миллиард сум акча кайтарылган.
Республика эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләре мәгълүматларына караганда, республикада җинаятьләрне ачу юнәлешендә дә алга китеш бар. Узган елда хокук саклаучылар тарафыннан Башкортстанда 50 меңгә якын җинаять ачыкланган. Шуларның 10,5 меңе авыр һәм үтә дә авыр җинаятьләр.

Башкортстан эчке эшләр министрлыгы эшендә тагын бер җитешсезлек бар. Узган елда хокук саклаучылар балигъ булмаганнарны төрле җинаятьләргә җәлеп итүне кисәтү тәңгәлендә уңай үзгәрешләргә ирешә алмаган. Яшьләр һәм үсмерләр арасында җинаять юлына басучылар шактый арткан. Башкортстан эчке эшләр министрлыгының яңа башлыгы Игорь Алешин бу елда, төрле юнәлешләрдә эшне яхшырту өчен, махсус программа кабул ителәчәген әйтә.

XS
SM
MD
LG