Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент кәнәфиенә кем утырыр?


Соңгы көннәрдә Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның тиздән вазифасыннан китәчәге турында имеш-мимешләр янә киң тарала башлады.

Моңа төрле мәгълүмат чараларында инде Мортаза Рәхимов урынына өч дәгъвачыдан торган исемлекнең дә әзерләнүе турындагы хәбәрләрнең пәйда булуы яңа этәргеч бирде. Русия президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Г. Рапота шул исемлекне Мәскәү Кремленә тапшырган дигән сүзләр дә йөри хәтта. Ул исемлектә танылган татар эшкуары Ралиф Сафин, Башкортстаннан Русия Федерация шурасындагы вәкил Рудик Искуҗин һәм шулай ук Башкортстаннан чыккан вәкил - әле Мәскәүдәге “Тройка-диалог” берләшмәсе җитәкчеләренең берсе Андрей Шаронов бар. Шушы исемлеккә карата фикерен белү өчен, “Азатлык” хәбәрчесе Уфадагы танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйковка мөрәҗәгать итте.

“Мин бу исемлекнең пәйда булуында ике максат күрәм, - ди Илдар Габдрафыйков. - Беренчедән, бу кешеләргә карата җәмәгатьчелек фикерен белешү булса, икенчедән, шушы исемлектәге кешеләрнең үзләренең дә мөнәсәбәтен белү”.

Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, Мортаза Рәхимовның әлеге президентлык мөддәте беткәнче, ягъни 2011 елга кадәр үз вазифасында калуы бик шикле. “Рәхимов әфәндегә өч атнадан 75 яшь тула, шуңа күрә сәламәтлегенә карасаң да, аның тагын өч елга якын республикага җитәкчелек итә алуы икеле”, ди Илдар Габдрафыйков.

XS
SM
MD
LG