Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ян Палахны искә алып


Моннан нәкъ 40 ел элек, чех студенты Ян Палах Советлар берлегенең Чехословакиягә басып керүенә битараф калган халыкка протест белдереп, мәйданда үзенә ут төрткән иде.

Тәненең 85% янган Ян Палах үлем түшәгендә ятканда көчкә генә авызын ачып: "Мин вәзгыятькә ризасызлык белдереп, халыкны уятырга теләдем", дип әйткән.

20 яшьлек Ян Палах Карл университеты студентлары арасында китап укырга яратуы, тыныч холкы белән аерылып торган. Чехословакияның совет блогына кушылуы аның тормышында тирән эз калдыра.

Палахны советларның басып керүе генә түгел, халыкның моңа битараф калуы тетрәндерә.

Советләрның Чехославакиягә басып керүеннән соң, элегрәк илдә сәяси реформалар, ягъни “кешелекле социализм” хәрәкәтен башлаган Александр Дубчек Мәскәү белән килешү төзәргә мәҗбүр булды. Бу килешү советларга буйсынуны аңлата иде.

1968 елның ноябрь аенда университет укучылары азатлык сорап протест чаралары уздыра, әмма алар максатларына ирешә алмый.

Палах бу хәлләрдән соң үзен гаделсезлек корбаны дип хис итә башлый, төшенкелеккә бирелә - хәзер моны раслаган дәлилләр табылды.

Интихар васыятендә ул цензураны туктатырга һәм Чехословакиядә совет пропагандасын тыярга чакыра. Палах үз гамәле белән битараф халыкны уятырга теләгән иде.

Палахның тәэсире

1969 елның 25 гыйнвар көнне йөз меңләгән кеше аның җеназа мөрәсимендә катнашты. Соңыннан бу бар ил буйлап советларга каршы протест чарасына әйләнде. Аннан соң башка шәһәрләрдә дә тагын ике кеше үзен яндырды.

Чех тарих институты башлыгы Олдрих Тума, Палахның үзен халык алдында яндыруы илдә бер мизгелдә чайкалуга да китерде ди:

"Ул вакытта халык арасында ничектер үзгәрешләр күренә башланды һәм коммунистлар партиясенә каршы протестлар артты. Ләкин тора-бара бу хәрәкәтләр басыла төште".

Каһарманлык яисә чарасызлык?

Бүгенге көндә исә Палах чех халкы арасында каршылыклы шәхес. Кайберәүләр аның бу гамәлен үтә үзенчәлекле дип атап, чех нормаларына сыйдыра алмый, ә икенчеләр исә аның бу адымы илгә барыбер файда китермәвен әйтә. Өченчеләре аны зур каһарманга саный һәм Палах чех милләтенең намусын гәүдәләндерә, ди.

Коммунист режимнан соң үскән буын, урамдагы чех яшьләре исә аның бу хәрәкәтен нәрсә дип атарга да белми:

"Мин мондый әйберне булдыра алмас идем, минем өчен шәхсән тормыш кадерлерәк. Әгәр ул моны файда китерер дип уйлаган икән, минемчә, ул артык идеалист булган", ди 24 яшьлек Эда.

Палахның җеназасын укыган атакай Якуп Троян сүзләренә караганда, Палах үз гамәлен көчсезлектән түгел, ә киресенчә, ярату һәм өмет гамәле буларак башкарган. Палах кешеләрнең золымга каршы тора алу көченә ышанган, ди Троян.
XS
SM
MD
LG