Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Русия Думасы Владивостоктагы каршылык чараларын “әфлисүн инкыйлабы” дип күрсәтергә тырыша. Кайбер белгечләр моны хакимият булдыксызлыгын акларга тырышу дип атый.

Русиянең рәсми телевидение каналы шушы көннәрдә, чит ил машиналарына кредитларның ни кадәр кыйбат булуын һәм озакламый премьер Путин игълан иткән Русия автомобильләренә ташламалы кредит планының эшли башлавы хакында хәбәр итте. “Вести” каналы хәбәрчесе, бер ханым мисалында, Русиядәге халыкның ул планның чыгуын түземсезлек белән көткәнен сөйләде.

Ирек сөюче автомобильчеләр

Ул арада Думачылар да эшсез утырмый. “Независимая газета” Думаның аналитик идарәсе әзерләнгән бер кызык белемшә турында язып чыкты.

Думадагы белгечләр, Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә чит ил машиналарына салым арттыруга каршы чаралар артында аерым кешеләр түгел, ә аерым оешмалар тора, дип яза. Бу белешмәне депутатларга таратып чыкканнар.

Думаның аналитик идарәсе автомобильчеләр хәрәкәтен сепаратистлыкта, ягъни Русиядән аерылып чыгарга теләүдә дә гаепли. Моны раслаучы дәлил буларак Дума чит ил машиналарына салымны арттыруга карата Япония тышкы эшләр министрлыгы белдерүен, һәм каршылык белдерүчеләрнең Япония байраклары болгавын китерә. Русиядән аерылу шигарьләрен күтәрүгә кешеләрне читтәге көчләр рухландырды, дип яза Думадагы аналитиклар.

Хәттә “Бердәм Русия”нең Ерак Көнчыгыштагы бүлеге дә дошманнар рәтенә кертелә. Салым арттыруга каршылык белдерү чараларына төбәктәге канун чыгару җыелышы да, Владивосток шәһәр Думасы да теләктәшлек күрсәткән булган икән.

Думачылар, “халык дәүләткә каршы эшчәнлектә катнашуын аңламый”, “аңа дөреслекне җиткерергә кирәк”, ди.

Гаеплене кайсы якта эзләргә?

Журналистлар “Бердәм Русия” фиркасе җитәкчелеге вәкиле һәм Приморьедан сайланган депутат Владимир Пехтиннан аңлатмалар сораган. Ул “чит ил күзләү оешмалары һәм чит илдәге сәясәт белгечләренең башында Русияне таркату планы булырга мөмкин,” дип белдергән.

Нинди оешмаларны күз алдына тотуы турындагы сорауга Пехтин, “Ротари-клуб” дигәненнән кала, башкасын атый алмаган.
Әлеге белешмәне иҗат иткән Думаның аналитик бүлеге вәкилләре дә журналистларга аңлатмалар бирмәгән. Думада, гомумән, хәбәрчеләргә белешмә авторларына сораулар биреп, аларны интектермәскә киңәш иткәннәр. "Алар өстән нәрсә кушалар, шуны гына язалар", дип кенә әйттеләр, ди "Независимая газета".

Думадагы коммунист депутатлар бу белешмәгә ышанмый. Мәсәлән, Дума депутаты Сергей Решульский, мондый кагазьләр язып, һәр төрле каршылык белдерүне шунда ук дәүләткә каршы эшчәнлек дип һәм чит илдән рухландырылган чара итеп күрсәтергә тырышалар, ди.

Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Алексей Малашенко, хакимиятләрнең мондый адымнарын “паникага” бирелү белән аңлата.
“Хакимиятләргә кризисны ничектер аңлатырга кирәк. Логик юл белән моны аңлатып булмый, чөнки бу очракта хаталарыңны танырга туры киләчәк. Мәсәлән, илдә җитештерелгән машиналарның нигә бик начар һәм бик кыйбат булуын аңлатырга туры киләчәк. Бу бик тупас реакция”, ди ул.

Кремль яклы сәясәт белгече Максим Григорьев, мондый каршылык чаралары җирле эшмәкәрләр тарафыннан оештырыла һәм үз мәнфәгатьләренә ирешү өчен кулланыла, дип саный.

“Независиямая газета” хәбәрчеләре Ерак Көнчыгышны Русиядән аерырга теләгән ватандашларның һәм оешмаларның эзләрен бу төбәктә дә, интернет форумнарда да, белгечләр тикшеренүләрендә дә таба алмадык, диләр.

XS
SM
MD
LG