Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:39

Милли Мәҗлес җыелышыннан соң эзәрлекләүгә дучар булганнарны яклап, Чаллы ТИҮ-е пикет уздырды.

Пикетка чыгучылар үзләре белән дистәдән артык шигарь алып килгәннәр. Эчтәлекләре төрле. Шуларның кайберләренә тукталам:

“Путин планы татарны милләт буларак юкка чыгарачак”, “Терроризмда ялган гаепләнүче татар сәяси тоткыннарына – Азатлык”, “Поп мөселман балаларын чыкундырды, Кашаповны гаепләделәр”, “ФСБ Милли Мәҗлес сессиясендә катнашучылар фатирында погром оештырды” һ.б. шундый шигарьләр.

Аларның эчтәлеге шушы пикетка җыелуның максатын беркадәр ачып бирә. Максат турында пикет өчен җаваплы кеше Гамил Камалетдинов тулырак әйтеп китте:
Пикетта катнашучылар арасында Айдар Хәлим дә бар иде


“Русия акрын гына тоталитаризм чокырына төшә бара. Татарстанда террор актларының булганы юк. Димәк, террорчылар да юк. Ләкин унлап яшь мөселманны террорда гаепләп, төрмәгә яптылар. Кашаповны экстремист дип эзәрлеклиләр. Милли Мәҗлес депутатларын эзәрлекләү бара. Бу тоталитаризм ягына бару. Шуны булдырмас өчен ризасызлык белдереп чыктык. Каршы тормасак, хәлебез начараячак”, диде ул.

Пикетка унбишләп яшь егет тә килгән иде. Алар кайдан, ни тели? Илнар Шәйхетдинов әйтүенчә, бирегә “Азатлык” яшьләр берлегеннән, башка җирләрдән килгәннәр. Алар Милли Мәҗлескә карата күрелгән чараларга ризасызлык белдерә.

Булып узган пикетта 60-тан артык кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG