Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:07

Русиядәге басымнан котылам дигән бер татарның ачы язмышы.

Sansursuz.com төрек интернет сәхифәсендә 16 гыйнвар көнне “Гуантанамо тоткыннары ил эзлиләр” дигән мәкалә урын алды. Хәбәрдә Әфганстанда кулга эләккән яки Пакыстан саклык көчләре тарафыннан АКШ иминлек көчләренә сатылып, Гуантанамо төрмәсенә ябылган сугыш тоткыннары турында сүз бара. Шушы тоткыннар арасында 41 яшьлек татар егете, элекке балет биючесе Равил Минһаҗев та бар. Соңгы көннәрдә Равилнең авыр хәле төрек һәм чит ил матбугатының игътибарын җәлеп итте.

Сәхифәдәге мәгълүматларга караганда, АКШның яңа президенты Барак Обама Кубадагы Гуантанамо хәрби базасын ябу мәсьәләсендә җитди карар биргән булуга охшый. Ләкин Обаманың бу мәсьәләне тикшергән хезмәттәшләре бу эшнең җиңел булмавы турында аны кисәтә. Төрмәне яба алмауларының төп сәбәбе – мондагы тоткыннарны кайда җибәрү мәсьәләсе. Аларны АКШкамы, кабат үз илләренәме, яки өченче бер илгә җибәрергәме дигән сорау туа.

Русия ватандашы Равил Минһаҗев алты елдан артык Гуантанамо төрмәсендә утыра. Балет биючесе мөселманлыкны өстен күргәне өчен эзәрлекләүләргә дучар булгач, рәхәтрәк яшәү өмете белән илен ташлаган. 2001 елда АКШ Әфганстанны басып алгач, Пакыстанда бер качкыннар йортында полиция аны кулга алган. Аннары аны акчага АКШ вәкилләренә саткан. Моннан соң исә озын эзәрлекләү чоры башлана”, дип sansursuz.com.

Интернеттагы Википедиа энциклопедиясендә Равил Минһаҗевка да урын бирелгән. Кеше хокукларының үтәлешен күзәтеп барган “Human Rights Watch” та 2007-нче елның март санында, Равилнең Гуантаномада зур эзәрлекләүләргә дучар булуын сурәтләгән иде.

“Тһе New York Times” газетасы 16 гыйнвар санында исә “Гуантанамода хөкем карары көткәннәр” исемле мәкаләсендә Равилнең 702 номерле тоткын буларак алты ел һәм өч айдан бирле төрмәдә тотылуын яза.

Аның өстеннән алып барылган хөкем процессында адвокатлык вазифасын үтәгән Доуглас Спаулдинг 2008 елның 18-нче июлендә АКШ Kолумбия өлкә мәхкәмәсенә биргән гаризасында болай дип язган: “Равил Минһаҗев Гуантаномада калган иң соңгы Русия ватандашы. Русия мөселманнарга түземсезлеге белән беленә. Моннан элек Гуантанамодан иреккә чыгарылып Русиягә тапшырылган җиде тоткын, Русиядә каты төрмә җазаларына, эзәрлекләүләргә, хәтта берсе үтерелүгә дучар ителде…

Минһаҗев 1967-нче елның декабрендә Камчаткада туган. Соңрак гаиләсе белән Татарстанның Чалы шәһәренә күчкән. Әнисе әледә анда яши. Хатыны һәм сигез яшьлек улы бар.

Яшь чагында балет белән кызыксына һәм Чаллының сәнгат мәктәбенең хореография бүлегенә языла. 1981 елда балет биючесе буларак төрле балет төркемнәрендә эшли. 1987 елда армиягә алына, башта балет биючесе соңграк чик сакчысы вазифасын үти.

СССР таралгач Чаллыга кайта, бер хәрби база янындагы азык-төлек кибетенә эшкә керә. Шул арада ул Ислам дине белән кызыксына башлый. Кызганыч, Русия һәм рус армиясе мөселман гәдәтләрен хөрмәт итми, мөселманнарга карата дошманлык хисе бар. Бер көнне ул эшләгән төзелештә мөселманнар белән мөселман булмаганнар арасында чыккан низагта мөселманнар сафында урын ала. Шунан соң ФСБаныж өендә тентү үткәрә, гаиләсенә тупас мөгаләмә күрсәтелә. Шунда ук ул мөселман булып тыныч яшәү урыны эзләү максаты белән Русиядән китә…

Минһаҗев һич бер вакыт сугышка катнашмады һәм АКШ белән аның беректәшләренә дошманлыкны якламады. Ул беркайчан да Әл-Каида яки Талибан әгъзасы яки яклаучысы булмады. Минһаҗев сугыш кырында әсирлеккә төшмәде. Ул, бернинди дә хәрби конфликт булмаган Пакыстанда качкыннар йортында кулга алынды”, дип яза адвокат АКШ мәхкәмәсенә биргән гаризасында.

Хәзерге вакытта Минһаҗев Германиядән сәяси сыену хокукы таләп ителгән алты тоткын арасында. Ләкин ил бу хокукны бирү турында икеләнә.

XS
SM
MD
LG