Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Газзәдән чигенә


Израиль Газзә Сызыгында Хәмаска каршы 3 атна дәвам иткән хәрби чаралардан соң гаскәрләрен чыгара.

Израиль атышларны берьяклы туктатуын игълан итте. Хәмас Израиль хәрбиләренә чигенү мөмкинлеге бирү өчен якшәмбе көнне һөҗүмнәрен 1 атнага туктатып торуын белдерде.

Израиль премьер-министры Эһуд Олмерт Израиль Газзәдә Хәмасның Израильгә ракеталар ату мөмкинлекләрен киметү максатына ирешкәннән соң аннан тизрәк чыгарга тели диде.

Әмма Хәмасның Газзәдәге җитәкчесе Исмаил Хәния 3 атна дәвам иткән, 1300-ләп фәлестинленең үлеменә китергән бәрелешләрдә зур җиңүгә ирешүен белдерде.
XS
SM
MD
LG