Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 4 милләтче төркем тоткарланды


Мәскәүдә 1 атна эчендә төрле үтерүләрдә шикләнелүче 4 радикаль милләтче төркем тоткарланган.

Мәскәү эчке эшләр идарәсе башлыгы Владимир Пронин Интерфакс агентлыгына тоткарланганнарның күпчелеге студентлар дип белдергән.

Алар славяннарга охшамаган кешеләрне үтерүләр, шартлатулар һәм башка җинаятьләр кылган дип шикләнелә.

Русия прокуратурасындагы тикшерү комитеты мәгълуматларына караганда, былтыр Мәскәүдә экстремизм белән бәйле җинаятьләр 40 процентка арткан.

Милләтара нәфрәт уяту матдәсе нигезендә 51 җинаять эше ачылган. Бу 2007 елдагыдан 3 мәртәбә күбрәк.
XS
SM
MD
LG