Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернеттан “Яңа гасыр”ны карап буламы?


Белгечләр “Корбина” сәхифәсе белән “Яңа гасыр” телеканалы арасында бәхәс булырга мөмкин дип фаразлый. Чит ил татарлары исә интернет аша татар тапшыруларын күрә алмый.

“Яңа гасыр” каналын интернет аша бер ел чамасы караган чил ил татарлары бүген бу мөмкинлекнең бетүе турында әйтә. Челтәрдәге “Корбина” сәхифәсендә “РТР планета”, “Океан ТВ”, “Мир”, “Спас ТВ”, “ТВ центр”, “LUXE.TV” белән бергә элек “Яңа гасыр” каналы тапшыруларын да карап булган. Әмма яңа елдан соң ул күрсәтми башлады, ди Финляндиядә яшәүче Фәрук Хәмидулла.
“Финляндиядә без үткән елның мартыннан башлап интернетта “Корбина”сәхифәсе аша татар телевидениясен карыйбыз. Декабрьгә кадәр, Русия телевидениясен караган кебек чиста күрсәтте. Декабрьдә рәсем башта 10 секундка, аннан соң 1 минутка соңарып килә башлады. Әмма алай булса да карый идек әле. Яңа елдан соң исә “Корбина”да “ТНВ” бөтенләй югалды. Хәзерге вакытта 7 каналдан бары тик “РТР планета” һәм “ТВ центр” гына күрсәтә. Интернетта татар телевидениясе күренә дип шатланып мин Америкадагы, Испаниядәге, Цюрихтагы дусларыма да әйттем. Әмма беребез дә әлегә карый алмый”, ди Фәрук Хәмидулла.
“Корбина” сәхифәсендәге мәгълүматка караганда, ул “Яңа гасыр”ны 2007 елның 18 декабрендә трансляцияли башлаган. Биредә язылганнардан чыгып бу гамәлнең ике якта килешенеп эшләнгән эш дип аңлап була. Әмма хәзер “Яңа гасыр”да “Корбина” сәхифәсен белмәүләре һәм алар белән килешү имзалаулары турында инкарь итәләр.

Иярченнән тотып үз сәхифәсендә кабатлап күрсәтү бу “Корбина”ның үзенең эше. “Яңа гасыр” әлеге ширкәт белән бернинди дә килешү имзаламады, ди “Яңа гасыр”ның техник бүлеге хезмәткәре.
Белгечләр исә, эш башы әлеге дә баягы акча мәсьәләсенә барып тоташа дигән фикер әйтә. Рәсми мәгълүматларга караганда, “Корбина” 2009 елның 15 гыйнварыннан интернетта телеканалларны трансляцияләү эшен түләүле итә. Аена 270 сум.
Бу мәсьәлә белән борчылган “Яңа гасыр” караучылары телеканал сәхифәсендәге сорау-җавап бүлегенә бу хакта сорау юллый. Әмма аларга, “әлегә бу сорауга ачыклык кертелмәгән, соңрак җавап язырбыз”, диелгән.
Кайбер белгечләр исә, бер ел элек интернетта телеканалларны трансляцияләүче “СТРИМ - ТВ” белән булган хәлне искә ала. Ул вакытта урыс, инглиз, немец, француз, белорус телле каналарны карау бушлай, ә татар, украин, әзербайҗан телендәге каналларны карауга өстәмә түләү соралган вакытта, мөселман халыклары үсеше вакыфы рәисе “КОМСТАР-Директ” ширкәте җитәкчесенә мөрәҗәгать белән чыккан иде. Мөрәҗәгать итүчеләр татар телендәге телевидения карар өчен эротик каналларны караган кебек үк өстәмә түләү булдырылганына борчылды. Татарлар Русиядә сан буенча икенче халык. Милләтенә карап кулланучының хокуклары бозылу Русия конституциясенә каршы килә, ди алар.

Финляндия татары Фәрук Хәмидулла да “Корбина”да “Яңа гасыр"ның күренми башлавын татарларга каршы гамәл ди.
Минемчә, бу мәсьәләгә Шәймиев кенә ачыклык кертә алыр. Монда урыслар татар тапшыруларын баса кебек. 7 ай яхшы күренде, хәзер юк. Бу бит барысы да урыс станцияләре, миңа калса бу аларның эше”, ди Фәрук Хәмидулла.
Белгечләр интернетта “Яңа гасыр”ның күренмәвен башка сәбәпләргә дә бәйли. Янәсе, былтыр “Корбина” “Яңа гасыр” тапшыруларын ретрансляцияләү өчен рөхсәт алганда, Татарстан телеканалы аннан акча сорамаган. Бер ел узгач, интернетта “Яңа гасыр”га мохтаҗларның күп булуын аңлагач, республика телеканалы шул рәвешле үзенә акча да эшләргә теләп, ретрансляцияләүчедән акча сораган. "Корбина" исә, я бу шартны кабул итмичә, “ТНВ”ны интернеттан алып ташлаган, я акча түләргә ризалашып, бу чыгымнарны кулланучылар өстенә күчерергә теләгән. Шуңа күрә татар тапшыруларын карарга теләүчеләр түләргә тиеш булып чыга. Әмма бу белгечләрнең фаразлары гына.
XS
SM
MD
LG