Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Путин бюджетны яңадан карарга куша


Русия премьер-министры Владимир Путин дөнья икътисадының төшүен һәм нефть бәяләрен искә алып 2009 ел дәүләт бюджетын яңадан карарга тәкъдим итә.

"Без парламентка бюджет өлгесен җибәрдек, ул расланды. Бюджет өлгесе былтыр август аенда, кризиска кадәр үк әзерләнгән иде. Без анда барлык саннарны бер мичкә нефть бәясен 95 доллардан исәпләп билгеләгән идек. Хәзер исә ул 41 доллар тора. Финанс министрлыгы хәзерге 2009 елга федераль бюджетның кайбер өлешләрен нефтьнең мичкәсен 41 доллардан санап үзгәртергә тиеш булачак," – диде Путин.

Икътисадый үсеш министрлыгы нефть бәясе төшү сәбәпле еллык инфляция 13 процент тирәсе, ә бер АКШ доллары 35 сум булыр дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG