Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:12

Керәшен татарлары беренче тапкыр яшь җырчыларның “Туым җондызы” фестивален үткәрде. Бу чара вакытында башкарган эшләргә йомгак та ясалды, проблемалар да барланды.

Быелгы чара башка еллардагы кебек Нардуган бәйрәменә туры китереп уздырылса да, анда христиан дине күренешләренә шактый урын бирелде. Бәйрәмгә тәүге тапкыр Керәшен җыены чиркәве побы Павал атакай Павлов та килде.

“Туым җондызы” бәйгесенең төп максаты яшь керәшен җырчыларын барлау булды. Фестивальнең башлангыч өлеше уку йортларында оештырылган инде. Педагогия институтының музыка бүлеге, мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да бар иде. Фестивальнең жюри рәисе Камал театры артисты, мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Наил Дунаев: “Туым җондызы”н алга таба традициягә әйләндерергә телибез”, диде.

"Нардуган" ансамбле
Сәхнәдә бәйге башланганчы Теләче районы Субаш авылының “Нардуган” фольклор ансамбле килгән кунаклар өчен фойеда түгәрәк уеннары оештырды. Субаш авылында ике “Нардуган” фольклор ансамбле бар икән. Балаларның “Нардуган” төркеме 2008 елда “Гаилә елы” уңаеннан оешкан.

“Керәшен биюләрен башкарырга укытучыларым өйрәтте. Без киләчәктә дә “Нардуган”га бик теләп йөриячәкбез. Шулай итеп гореф-гадәтләребезне саклыйбыз”, ди ансамбльнең яшь биючесе һәм җырчысы Мария.
Ансамбль өчен киемнәрне мәктәп тектергән. Ә күкрәккә тага торган тамаксалар әбиләрдән калган мирас булып чыкты.
Узган ел гына оештырылган Керәшен дәүләт “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле “Туым җондызы” фестивалендә беренче мәртәбә халыкка күренде. Алар Нардуган бәйрәменең җырлы-биюле күренешләрен тәкъдим итте. Мәдәният һәм сәнгать университетында Лидия Әхмәтова җитәкләгән “Сәлам” ансамбле дә чыгыш ясады.

“Туым җондызы” – “Туу йолдызы”

Узган елларда исә чиркәү Нардуган бәйрәменә фатиха да бирмәде, каршы да килмәде. Быелгы бәйрәмгә Павал атакай үзе дә килде. Чөнки чараның исеме үк христиан диненә якын. “Туым җондызы” исеменең төп мәгънәсе туу сүзенә, ягъни Христосның тууына кайтып кала. Ә элекке заманнарда керәшеннәр йолдыз сүзен “җондыз” дип сөйләшкәннәр, ди Наил Дунай.

Керәшен татарларының дингә йөз белән борыла башлауларын Павал атакай да искәртеп узды.
“Бүген инде без борынгы гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне барлыйбыз. Чиркәү бәйрәмнәре милләт бәйрәмнәре буларак үсә башлады”, диде Павал атакай. Шул ук вакытта ул элекке елларда керәшеннәрнең куркып кына очрашуларын, кача-поса гына бәйрәм итүләрен дә искә алды.

Японнар керәшеннәр белән кызыксына
Акира Сакурама "Айбагыр" ансамбле апалары белән


Бәйрәмгә керәшеннәр белән кызыксынучы галимнәр дә чакырулы иде. Керәшеннәр турында фәнни хезмәт язарга Япониядән килгән Акира Сакурама үзенең чыгышын татар телендә башлады. “Исәнмесез! Бу бәйрәмгә чакыруыгызга мин бик шатмын”, диде япон галиме.
“Керәшеннәрнең Нардуган бәйрәмендә христиан дине чалымнары белән бергә мәҗүсилек гадәтләре дә бар. Әлеге кушылу керәшен гореф-гадәтләренең уникальлеген күрсәтә”, ди Акира Сакурама.

Керәшеннәргә 49 елга бина бирелгән


“Туым җондызы” фестиваленең төп оештыручылары Иван Егоров җитәкләгән республика керәшен оешмасы һәм керәшеннәрнең “Туганайлар” газетасы редакциясе. Бу чарага килгәннәр арасыннан 300-ләп кеше “Туганай”ларга язылып та өлгергән. Газетаның баш мөхәррире Людмила Белоусова керәшен оешмаларының “Туганайлар” белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш дип әйтеп узды. Узган ел газет Түбән Кама районында яшәүче сигез балалы Чичәкәевлар турында язган. Әмма язма басылып чыгарга да өлгерми, гаилә башлыгы кисәк кенә гүр иясе була. Ишле гаиләгә ярдәм итү максатыннан, “Туганайлар” газетасының ике еллык җыелмасы 2 том итеп сатылды һәм

Чичәкәевларга ярдәм итәргә кирәклеге әйтелде.

Республика керәшен оешмасы рәисе Иван Егоров “Туым җондызы” бәйрәме уңаеннан: “Туым җондызы җир йөзендә яңа дәвер тууын билгели. “Туым җондызы” үткәнен дә, хәзергесен, киләчәген дә үзенә сыйдыра. Керәшен җыенында да яңару дәвам итә”, диде.
Узган ел керәшен татарларына рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен Худяков урамында 49 елга ике катлы бина бирелгән. Киләчәктә аны керәшеннәрнең горурлыгы булырлык үзәк итү бурычы тора, ди Иван Егоров.

“Арабызда әлеге катлаулы булса да, мактаулы эшкә кушылучылар табылыр дип уйлыйм. Чөнки әлеге эш зур матди чыгымнар сорый”, диде республиканың керәшен оешмасы җитәкчесе.

Яңа йолдызлар кабынды

“Туым җондызы” фестиваленең беренче тапкыр гына уздырылуын исәпкә алып, жюри барлык катнашучыларны да җиңүче итеп билгеләргә карар кылган. Шулай итеп, Диана Микшина, Анна Васильева, Алинә Булатова, Лиана Миронова, Снежанна Абрамовага һәм “Татар җыры” 2008 лауреаты Оксана Дмитриева “Туым җондызы” бәйгесе дипломнары тапшырылды.

XS
SM
MD
LG