Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә сугышында кем җиңде?


Израиль 22 көн дәвам иткән Газзә һөҗүмнәрендә атышларны туктатып, үз максатына ирешүен белдерде. Хәмас тарафы да җиңүен игълан итә.

Бүген Газзәдә төн тыныч узды. Израиль һава һөҗүмнәрен туктатканнан соң, фәләстинлеләр яшеренгән урыннарыннан урамга чыгып, тар-мар булган урамнар арасында өйләрен эзләде.

Газзә шәһәрендә биналар танк ядрәләреннән зур зыян күргән. Хәмас белән бәйләнеше булуда шикләнелгән кайбер биналар исә юкка чыккан.

Парламент, хөкүмәт биналары, меңләгән йорт һәм данлыклы Ислам университеты Израиль һөҗүмнәре вакытында җимерелде. Инде 1300-ләп фәләстинле күмелгән булса, биналар астында калган мәетләр исә җирләнүне күтә.

Израиль бу һөҗүмнәрнең бары тик Хәмаска юнәлдерүен әйтеп килде. Әмма Хәмас халык яшәгән урыннарда сыенуы сәбәпле, һөҗүмнәрдә иң күп зыянны гади халык күрде. Атышлар туктаганнан соң Израиль башлыгы Әһүд Олмерт Газзә халкыннан гафу үтенде:

"Без гади халыкның зыян күрүен теләмәдек. Шулай да Израиль хәрбиләренең тырышлыгына карамастан, гади халыкның һөҗүмнәрдә зыян күрүенә бик борчылабыз. Мин, хөкүмәт исеменнән, әлеге чаралар вакытында нахакка зыян күргән кешеләрдән гафу үтенәм", диде ул.

Ләкин бу сүзләр сугышның бетүен аңлатмый. Израиль бер тарафлы буларак атышларны туктатуын игълан иткәннән соң, Израиль тарафына атышлар булды.

Израиль премьеры Әһуд Олмерт ясаган белдерүендә, әгәр сугышчылар һөҗүмнәрен дәвам итсә, сугышның яңадан башланачагы турында кисәтеп, уз шартын әйтте:

"Без Газзәдән тиз арада чигенергә телибез, ләкин моның өчен башта атышларның туктатылуын һәм Израильнең көньягында куркынычын бетүен күрергә тиешбез", диде.

"Израильнең көньягында иминлек урнаштыру" - низаг вакытында кулланылган иң мөһим сүз булды. Израиль монда булган ракета һөҗүмнәрен туктату өчен Газзәгә керде, ләкин бу адым уңыш китермәде. Кичә Израиль җиңүвен игълан итеп, Хәмасны көчсез калдырдык дип куанганда, Хәмас Израильнең көньягына бертуктаусыз 16 ракета белән һөҗүм итте.

Гомумән алганда Израиль Хәмасны да, анда корал җибәрелгән яшерен җир асты юлларында бетерә алмады. Израиль чаралар вакытында төп максатына ирешә алмады.

Бу хәлдә солых килешүе тотрыклы түгел, Олмерт әйтмешли, ике тарафның тынычлыгы тотрыксыз, ул минуты сәгате белән үзгәрергә мөмкин.

Моннан кала халыкара җәмәгатьчелек алдында яһүд дәүләтенең абруе зур зыян күрде. Чаралар вакытында һәлак булган кешеләр халыкара мәгълүмат чаралары игътибарында торды, БМО рәсмиләре һөҗүмнәрне ләганәтләде, халыкара кеше хокуклары оешмалары "сугыш җинаятьчелеге" сүзен телгә ала башлады.

Хәмас тарафы исә Израильдән соң җиңү игълан итте. Премьер-министр Исмәгыйль Хәния кичә ясаган чыгышында:

“Чараларның уңышсыз тәмамлануы белән без үзебезнең җиңүбезне игълан итәбез. Бу Газзә халкының, балаларының дөньядагы барлык ирекле халыкның җиңүе," дип белдерде.

Шулай да чаралар вакытында Хәмас зур зыян күрде. Сугышчылар үтерелү белән бергә Хәмасның көче кимеде.
Шулай ук Израиль алып барган провокацияләр сугышчылар белән Газзә халкы арасында ышанычны бетерергә мөмкин.

Хәмас хакимияте халык тарафыннан сайланса да, Газзә урамнарында алынган халык фикерләренә караганда, халык сугыш корбаны булырга һәм тагын бер тапкыр сугыш күрергә теләми.
XS
SM
MD
LG