Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәбиров Чагин ышыгыннан чыкты


Фирдәвес Кәбиров
Фирдәвес Кәбиров

3 гыйнварда башланган Дакар ярышлары 17 гыйнварда төгәлләнде. Ярышларда егерме тапкыр катнашып, КамАЗ шуның сигезендә җиңү яулады.

Моңа кадәр булган ярышларда КамАЗ такымыннан Владимир Чагин биш тапкыр җиңү яулаган иде. Ә менә Фирдәвес Кәбировның беренче генә җиңүе булды. Моңа гаҗәпләнәсе юк. Чөнки команда капитаны Семен Якубов тактикасы буенча элекке ярышларда команданың һәр экипажы, һәр әгъзасы Владимир Чагинны алга чыгару, беренче итүдә эшләде.

Моңа кадәрге ярышларда план буенча Владимир Чагин күләгәсендә калып, аны саклап йөргән Фирдәвес иреккә чыккач, беренчелекне алды. Чагин – икенче. КамАЗ матбугат үзәге баш белгече Фәһим Җиһаншин: “Элекке елларда Кәбиров Чагин экипажына хезмәтне күп күрсәтте. Минемчә, быел ярыш безнекеләр өчен ирекле булды”, диде.

Фәһим Җиһаншин бик күп белгечләр белән КамАЗ фәнни-техник үзәгендә ярышның соңгы этабын күзәтә һәм шактый кызыклы мизгелләргә, Владимир Чагинны батыр, беренче итеп игьлан итү вакытларын да күрә.

“Соңгы этап ярышын төн уртасына кадәр күзәттек. Бик кызыклы, әкәмәт хәл булды. Ярыш барышында барлык күрсәткечләр экранда күренеп торды. Бары Фирдәвеснеке генә юк. Әллә кая югалды ул. Финишка 25-ләп машина килде. Исемлек башына Чагин чыкты, ягъни ул беренче. Кемнәрдер йөрәк даруы эзли башлады. Ул кирәк булмады. Берәр сәгатьтән таблица башында Кәбиров фамилиясе пәйдә булды.”

Дакар ярышларында җиңүче камазлыларны котлаулар бара. Аларны “КамАЗ Мастер” интернет сәхифәсе буенча да беренчелек белән тәбриклиләр. Араларында шактый кызыклары да бар. Кайберәүләргә Дакарда татар егетенең баш килүе ошап та бетми бугай. Мәсәлән, Петербургтан Александр дигән әфәнде, Фирдәвеснең беренче килүенә уфтана. “Мин Чагинның җиңүен бик теләгән идем”, ди. Шушы ук сәхифәдә: “Сез урыс характеры күсәттәгез. Урыс кешесе – ул көч” дигән котлау сүзләрен дә күрергә була.

Фирдәвес ярышта җиңеп, урыс характеры күрсәткән була инде. Әлеге ярышта “урыс характеры” күрсәткән тагын җиңүче татар егете бар. Илгизәр Мәрдиев экипажы гомуми исәптә дүртенче булып килә. Аның машинасына КамАЗларны төзәтү өчен запас частьләр, шуңа күрә алдагы урыннарны алган машиналардан ул күпкә авыр була. Мәрдиев техник ярдәм күрсәтүче машиналар арасында беренче килә.
XS
SM
MD
LG