Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каршылык чараларын басуга әзерлек


Башкортстан эчке эшләр министры итеп күптән түгел генә билгеләнгән Игорь Алешин матбугат очрашуы үткәрде.

Анда ул икътисадый кризис сәбәпле, республикада каршылык чаралары булуы ихтималлыгын әйтеп, шуңа әзерләнә башлауларын белдерде. Аның сүзләренчә, ул булса да, Ригадагы кебек булмаячак.

Министр шундый каршылык чараларын баса торган тиз җәелдерү төркеменең зурайтылачагын да әйтте. Әле бу төркемдә 57 кеше булса, якын араларда ул 129-га кадәр җиткереләчәк. Анда агрессив төркемне инандыра, тынычландыра алырдай, психологияне яхшы аңлаучы белгечләр эшләячәк.

Министр тиз җәелдерү төркемен зурайтуны икътисадый кризис белән аңлатса, бәйсез аналитиклар башка фикердә. Алар республика президенты урыныннан алынгач, башкорт радикалларының ризасызлык чаралары үткәрүе бар дип, төркемне шуның өчен зурайталар дип исәпли.
XS
SM
MD
LG