Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Русия хурлыгы исемлегендә


Үткән елга Русиянең 100 билгеле сәясәтчесе рейтингы нәтиҗәләрен бәян иттеләр. Анда беренче урында премьер-министр Владимир Путин, икенче урында президент Дмитрий Медведев, артабан президент хакимияте башлыгы Владимир Сурков.

Төбәк җитәкчеләреннән бу исемлектә иң алда Мәскәү мэры Юрий Лужков. Артабан Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевлар. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов бу исемлектә иң азаккы - 100-нче урында.

Узган ел интернетта Русия тарихындагы иң билгеле кешене билгеләү өчен тавыш бирү үткәрелгән иде. Хәзер аның капма-каршысы - “Русия хурлыгы” дигән тавыш бирү башланды. Анда төбәк җитәкчеләреннән Мортаза Рәхимов та бар.
XS
SM
MD
LG