Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи көнбатышны сугыш стратегиясен үзгәртергә чакыра


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи чит ил хәрбиләренең тыныч халыкны үтерүе илдәге тотрыксызлыкның төп чыганагы диде.

Кабулда парламен утырышы ачылышында чыгыш ясап Карзаи көнбатыш хәрбиләрен Талибанга каршы сугыш стратегиясен яңадан карарга чакырды.

Карзаи тыныч халыкны үтерүләр әфган хөкүмәтенең абруен төшерә дип кат-кат әйтеп килә. Сентябрьдә Әфганстанда сайлаулар үтәчәк.

Көнбатыш сәясәтчеләре исә 2001 елда Талибан хакимияте бәреп төшерелгәннән бирле җитәкчелектә булган Карзаи хөкүмәтен коррупциядә һәм начар эшләүдә гаепли.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG