Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ибраһимов: “Язучының миссиясе мылтык тотып сугышу түгел”


Казанда татар язучысы Абдулла Алишның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә үтте.

Камал театрында дүшәмбе көнне булган тантаналы кичәдә Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, язучының төп миссиясе мылтык тотып сугышу түгел, ләкин татар язучысына һәрвакытта да сугышчы булырга туры килгән, дип әйтте.

“Соңгы вакытларда матбугатта, бигрәк тә интернетта, интернет классиклары Җәлил исеменә һәм җәлилчеләрнең батырлыкларын шик астына куя торган мәкаләләр белән чыга башлады. Без боларны Алишның, Хәйретдин Мөҗәйнең, Фатиз Кәримнең, Гадел Кутуйның батырлыгын шик астына кую дип кабул итәбез. Ләкин хаклык ул барыбер хаклык булып кала. Корьәндә әйтелгәнчә, һәр кеше үзенең гөнаһлары өчен үзе генә җавап бирергә тиеш. Без үзебезнең каһарманнар батырлыгын шик астына куймасак иде”, диде Илфак Ибраһимов.

Язучы Рафаэль Мостафин, җәлилчеләр үзләренең башлары, тормышлары белән безнең халыкның намусын саклап калганнар, ди белдерде.

“Алишлар, Җәлилләр яшерен оешма төзеп фашистларга каршы көрәш башлыйлар. Фашистлар беренче төркемне сугышка җибәреп карыйлар, әмма меңләгән кеше немецларны кырып үзебезнең якка чыга. Менә шундый кешеләре булмаса, бәлки татарлар Сталин яки башкалар тарафыннан сөргенгә җибәрелгән булыр иде. Безнең халыкка тап төшкән булыр иде. Алар безнең халыкның намусын саклап калдылар. Алар шуның өчен безгә кадерле”, диде язучы Рафаэль Мостафин.

1996 елдан бирле республикада Абдулла Алиш исемендәге бүләк тә бирелеп килә. Камал театрында үткән чара вакытында 2008 ел бүләкләре язучы Вакыйф Нуруллинга һәм “Әкият” татар дәүләт курчак театрына тапшырылды. Бу бүләкләрне тапшырган мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина узган ел дәвамында Татарстанда язучыга багышланган бик күп чаралар үтте, дип белдерде.

“2008 ел Татарстан күләмендә Абдулла Алиш елы дип игълан ителгән иде. Һәм шактый гына чаралар үтте. Милли музейда, “Казан” мәдәни үзәгендә, Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгендә, югары уку йортларында әдипне искә алу кичәләре булып узды.

Аның туган ягы Сапас районы Көек авылында бу дата зурлап билгеләп үтелде. Аның музее төзекләндерелде, экспонатлар яңартылды. Казандагы балалар иҗаты үзәгендә әдипнең музее яңадан торгызылды.

Бүгенге тантана менә шул Алишка багышланган чараларның матур бер йомгагы”, диде Гөлшат Нигъмәтуллина.

Кичәдә Татарстанның сәнгать осталары, язучылар, артистлар чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG