Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саннарга таяну


Кризис чорында проблеманы чишү өчен статистик мәгълүмат бик мөһим.

Эшсезләр, кыскартылган, хезмәт хаклары кимегән кешеләргә ярдәм итү өчен статистика хезмәтенең тиз эшләве бурычларның берсе булып тора. Бу хакта Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт статистика федераль хезмәтнең еллык утырышында әйтте. Ул кризис чорында статистика хезмәте Татарстанның эш, мәшгульлек һәм республиканың икътисад министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиешлегенә басым ясады.

“2009 ел – авыр булачак. Шуңа бар өлкәдә дә төгәл мәгълүмат булырга тиеш. Һәм шул мәгълүмат нигезендә, инде барысын да алдан күзаллап эшләргә кирәк”, диде Миңнеханов.

Валерий Кандилов
Статистика хезмәте башлыгы Валерий Кандилов 2008 елны Татарстанда тормыш дәрәҗәсенең югары булуын әйтте. Бөтендөнья банкы бу нигездә, апрель-май айларында махсус тикшерү уздырган һәм шундый нәтиҗәгә килгән.

Әмма икътисади кризис чорында хәлләр катлаулана. Статистика хезмәтенең мәгълүмат-аналитик бүлеге җитәкчесе Татьяна Малышева әйтүенчә, декабрь аенда бюджетка акча кертүче оешмалардагы 10% хезмәткәр җитәкчелек йөкләмәсе нигезендә, тулы булмаган эш көненә күчәргә мәҗбүр булган. 7% кеше эш хакын алмау яки өлешчә алу шарты белән административ ялга чыгарылган.

“Кече эшмәкәрлек өлкәсендә ел башына хезмәткәрләрнең саны 5 меңгә азаячак. Сату һәм хезмәт күрсәтүдән кергән табыш кризис чорына караган вакыт белән чагыштырганда 85% тәшкил итәчәк”, диде Малышева.
XS
SM
MD
LG