Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан ги Мун Якын көнчыгышта


Якын Көнчыгышка килгән БМО генераль секретаре Пан ги Мун Газзәдәге вәзгыять йөрәкне әрнетә диде һәм Израиль белән Хәмасны мөмкин булган кадәр тотылып торырга, һөҗүмнәр ясамаска чакырды.

Пан Израиль һәм Хәмас якшәмбе көнне атышларны туктатуларын игълан иткәннән соң төбәккә килгән иң югары халыкара рәсми.

Пан Израильнең Хәмас сугышчыларына каршы 3 атна дәвам иткән хәрби чараларында зыян күргән БМО корылмаларында да булды һәм бу биналарга һөҗүмнәрне ныклап тикшерергә чакырды. БМО биналарына һөҗүмнәрдә дистәләрчә кеше үлде.

Израильнең Сдерот шәһәрендә Пан Хәмасның Израильгә ракеталар атуын хөкем итте.
XS
SM
MD
LG