Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:24

Дөньяның төрле төбәкләрендәге фикер ияләре, сәясәт белгечләренeң Америка яңа президенты турындагы фикерләре.



Татарстан

Профессор Миркасыйм Госманов:


"Безнең омтылышларга карата теләктәшлек белдерсә, анысы да зур файда булыр иде. Ә безнең суверенитетка омтылыш асылда бүленеп чыгып күккә очу, айга күчеп утыру түгел. Яки Русияне җимереп бөтенләй башка шартлар тудыру түгел. Ә дөньяда мисаллары булган нормаль автономиягә омтылу иде. Америкадагы үзгәрешләрнең бер өлешен булса да безнең илгә күчереп булса иде. Бу, әлбәттә, демократик һәм нормаль тормышка омтылыш. Халыкның мөстәкыйльлегенә, икътисади бәйсезлегенә юл ачуга теләктәшлек белдерсә дә бик әйбәт булыр иде", ди.


Русия


Буш хакимиятенең Чехиядә һәм Польшада ракеталардан саклану калканнарын урнаштыру карары, Грузия низагы Русия белән АКШ мөнәсәбәтләренә зур йогынты ясады.

Русиядә Обама хакимияте турында төрле карашлар яңгырый.

Дәүләт думасының халыкара эшләр комитеты рәисе Константин Косачев мондый фикердә тора:

"АКШ һәм Русия арасындагы мөнәсәбәтләрне үзгәртергә вакыт җитте. Әйтик, икътисад өлкәсендә ике тарафны да кызыксындырган конкрет проектлар эшләргә кирәк. Без мондый мөнәсәбәтне Европа илләренең күпчелеге белән булдырдык. Хәзер без моны АКШ белән дә булдырырга өметләнәбез, ике арадагы мәсьәләрнең чишелүе өчен үзара хезмәттәшлек шарт дип уйлыйбыз".

Элекке Русия Дәүләт думасы депутаты һәм оппозициядәге либераль активист Владимир Рыжков исә башка карашта:

“Русия-АКШ мөнәсәбәтләрендә әллә ни зур үзгәреш булыр дип уйламыйм. Чөнки АКШ Кавказда озак вакыттан бирле үз йогынтысын көчәйтергә тели. Ул Грузия һәм Украина кебек элекке совет илләрен үз тирәсенә тупларга, Үзәк Азия илләренә тәэсирен арттырырга тырышачак.

Арада иң зур низаг тудырган АКШ саклану калканы планы өлкәсендә дә әллә ни үзгәреш булмас дип уйлыйм. Ягъни ике ил арасындагы мөнәсәбәтләре һәрвакыттагыча мөшкел, киеренке һәм низагка әзер торачак. Шахматтагы уен дәвам итә. Хәзерге Русия хакимияте әле берничә ел дәвам итәр, АКШ хакимиятенә килгәндә исә, демократлар һәм республиканнар арасында әллә ни аерма юк. Бу хәлдә әллә ни үзгәреш көтеп булмый. Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәт соңгы еллардагыча дәвам итәр”.


Әфганстан


АКШның Әфганстандагы хәрби стратегиясе үзгәрә, ләкин Карзаи хакимиятен коррупциядә гаепләүләр арта башлады. АКШ Гыйрактагы өстәмә хәрбиләрен Әфганстанга урнаштырырга карар кылганда, халык хәрби үзгәрешләр белән бергә башка өлкәләрдә дә үзгәреш көтә.

Кабул университетында сәясәт һәм хокук профессоры Вадир Сафи:

"Буш хакимияте террорга каршы сугышта теләгән максатына ирешә алмады. Обама моны күрә һәм ул сайлау алды чараларында вәзгыятьне үзгәртү өчен тырышачагын әйтте. Хәзер ул төбәк сәясәтен һәм стратегияне үзгәртү өчен биргән элекке вәгъдәсен үтәргә тиеш", диде.

"Әфган халкы Обамадан һәм яңа АКШ хакимиятеннән хәрби, икътисади һәм сәясе өлкәләрдә һәм шулай ук хакимияттә дә үзгәрешләр кертүен көтә. Әгәр бу үзгәрешләр булмаса, Әфган халкы тагын да начар хәлдә калачак. Чөнки бу үзгәрешләр кертелмичә Әфганстанга иминлек тә урнашмаячак", ди Вадир Сафи.


Иран

Буш хакимияте Иранга каршы каты чыгышлары белән истә калды. Илдәге атом тырышлыклары һәм башка бәхәсле мәсьәләр ике ил арасындагы киеренкелекне арттырган иде.

Иранда яңа АКШ хакимиятенә һәм аның башлыгы Обамага караш нинди соң?

Иранның элекке парламент депутаты Фатима Ракаи ханым бу сорауга болай дип җавап бирде:

"Обама хакимияткә килү белән ике ил арасындагы тирән фикер аермалыклары һәм аңлашылмаучанлыкларның бетәчәгенә өмет бар. Демократия турында сөйли алган АКШ аны җәелдерүдә дөньяда зур роль башкара ала. Безнең беренче үтенеч, Обаманың Газзә мәсьәләсен хәл итүе һәм сугышта гаепле тарафны хөкемгә тартуы булыр иде. Иран мәсьәләсендә исә, яңа хакимият Иранның Якын Көнчыгыш төбәгендә мең еллык бай мәдәнияте һәм көче булуын аңларга тиеш. Обама Иран белән диалогны илнең потенциалын аңлап башкарырга тиеш, ә Буш заманыннан калган иске караш белән түгел", диде ул.


Гыйрак

Гыйрак белән АКШ яңа иминлек килешүенә кул куйды. АКШ хәрбиләре илдәге иминлек вазифасын җирле хәрбиләргә калдырачак.

Президент Җәлал Тәлабани идарәсе башлыгы Насир әл-Ани Гыйракның яңа Обама хакимияте турында:

"Гыйрак өчен иң мөһим әйбер - тотрыклылык. Гыйракта режим үзгәрде, ләкин дәүләтчелек көчсез. Без башта дәүләтне яңадан торгызырга, халык бердәмлеген төзергә тиешбез. Бу процесста АКШ-тагы яңа көчнең ярдәме бик зур була ала. Әмма ахыр чиктә моны дәвам иттерү гыйракларның үзеннән тора”.


Косово

Күптән түгел генә бәйсезлек алган Косова халкы Обама хакимиятенә нинди өмет багълый соң?

Премьер-министр урынбасары Хәйрәтдин Көчи болай диде:

"Косова Көнбатышка карый, бигрәк тә Америкага. АКШ Косовода иминлек һәм тынычлыкның бер символы буларак күрелә. Без тотрыклылык урнаштыруда һәм илнең үсешенә Обама хакимиятенең үз өлешен кертәчәгенә ышанабыз".



XS
SM
MD
LG