Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Газзәдән чигенүен тәмамлады


Израиль армиясе Газзә Сызыгыннан үз хәрбиләрен чыгаруны бүген тәмамлавы турында белдерә.

Израиль Хәмаска каршы 3 атна дәвам иткән хәрби чаралардан соң атышларны беръяклы туктатуын игълан итеп Газзәдән якшәмбе көнне чигенә башлады.

Израильдән соң берничә сәгатьтән Хәмас та атышларны туктатуын игълан итте.

Бу хәрби чараларда 1300-дән артык фәлестинле, 13 израильле һәлак булды.

Израиль армиясе Газзә чигендә тупланып һәртөрле чарага әзер торуын белдерде.
XS
SM
MD
LG