Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рауль Кастро Мәскәүгә җыена


Куба җитәкчесе Рауль Кастро бу ай ахырында дәүләт сәфәре белән Русиягә килә.

Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, Русия һәм Куба рәсмиләре бүген очрашып бу сәфәрне әзерләү мәсьәләләре турында сөйләшкән.

Салкын Сугыш беректәшләре булган Мәскәү-Һабана арасы Советлар Берлеге җимерелгәннән соң суына барды.

Русия президенты Дмитрий Медведев ноябрь аенда Латин Америкасы сәфәре барышында Кубага да тукталып Рауль Кастроны Мәскәүгә килергә чакырды.
XS
SM
MD
LG