Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар бердәмме?


Журналист Айзат Шәймәрдәнов әнә шундый сорау куйган. Автор мөселман дәүләтләренең Фәләстингә теләктәшлек күрсәтмәүләрен билгеләп уза. Бары тик Венесуэлла һәм Боливиянең генә Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзүен әйтә. “Бу вакытта әле, гомумән, соңгы өч атнада мөселман дәүләтләре башлыклары бер тапкыр да очрашмаган иде һәм алар катнашында бернинди киңәшмә дә узмады”, ди яза Айзат Шәймәрдәнов.

Шимбә көн Иран Президенты Катар башкаласында киңәшмәдә катнашыр өчен сәфәр кылган була. Әмма Мисыр һәм Сөгүд Гәрәбстаны әлеге очрашуга бойкот белдерде, ди журналист.

Ислам диненең төп төшенчәсе булган – бердәмлекнең мөселманнар арасында сүздә генә калуы искәртелә. “Безнең гәҗит” хәбәрчесе Израил һәм Фәләстин арасында барган сугыш хәлләрен, мөселманның мөселманга ярдәм итмәвен татар тарихына да бәйләп аңлата.
Мөселман дәүләтләре Фәләстинне якларга ашыкмаса да, аның каравы, бөтен дөнья буйлап Фәләстин халкын яклап пикетлар узды.

Айзат Шәймәрдәнов 18 гыйнварда Казан шәһәренең Ирек мәйданында оештырылган пикет турында да хәбәр итә. “Биредә Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәит Җәгъфар хәзрәт, Камал хәзрәт Әл-Зант, Нурулла мәчетеннән Фәрит хәзрәт, Кол Шәриф мәчете вәкиле Зөфәр хәзрәт кебек дин әһелләре белән бергә гади халык та Израилнең мәкеренә үз мөнәсәбәтен күрсәтте”, ди автор. Шул ук вакытта Шәймәрдәнов дин башлыкларының пикетка чакырылып та килмәүләрен дә язып уза.

Ник татарча язмыйлар?

Язма авторы Тәлгат Әхмәдишин Татарстанның милли республика була торып та шәһәрләрнең башка урыс шәһәрләреннән аерылып тормавын искә төшерә. Сәүдә фирмаларында бары тик урыс телендә генә рекаламалар элүен әйтә. Автор эшнең болай булуын әлеге сәүдә фирамаларының чит илнеке, Мәскәүнеке булуын яза. Тәлгат Әхмәдишин бу эшләрне татарның битарафлыгыннан һәм түрәләрнең кануннарны гамәлгә ашырмауларында күрә.

Автор шул ук вакытта татарларга үрнәк итеп төрекләрне китерә. Аларга чит җирдә дә мәҗбүр итү кирәкми, ана телләренә хөрмәт, аның белән горурлану каннарына сеңгән, дип искәртә автор. Хат язучы Әхмәдишин бөтен җирдә татарның түрә булуын да шәрехли. Татарны икенче сортлы халык итүдә аларның “уңышларыннан” күрә.

Илфат Фәйзрахмановка ачык хат

“Без Тукайлы милләт баласы” сзхтфәсендә КДУ профессоры Илдар Низамовның Илфат Фәйзрахмановка ачык хаты урын алган.
Газетның узган санында Элвира Фатыйхованың “Латин графикасы кемгә кирәк?” дигән язмасы басылган иде. Менә шул әңгәмәдә Илдар Низамов “Төкердек без төрекләргә” дигән. Әмма Низамов үзе мин ул фикерне әйтмәдем, дип белдерә. Бу хат уңаеннан Фатыйхова үзе дә җавап бирә. Журналист Илдар Низамов әлеге фикерне әйтеп ычкындырды дигән карашта кала.

Эльвира Фатыйхова дөреслек эзли

Журналист Фатыйхова “Күршеләр боевигы” мәкаләсендә язуынча, Питрәч районының Татар Казысы авылында ике күрше сугышып канга батышып беткән икән. Автор күршесе тарафыннан кыйналган Вәсилә апаны сырхауханәдә очрата. Аны күршесе 62 яшьлек Гыйльман абый кыйнаган икән. Бу вакыйга 31 декабрьдә була.

Автор язуынча, ирсез яшәүче Вәсилә апаның бакчасына күршеләре тирес түккән була. Тиресне исә авыл хакимияте башлыгыц Фаяз Кәримуллин ярдәмендә кире эттерә. Шуннан соң Гыйльман Вәсилә апаны сыер саварга әзерләнгән җиреннән канга батырып кыйный. Хокук сакчыларын чакырырга мәҗбүр булалар.

Гыйльман абыйның хатыны Бибисара сөйләвенчә, Гыйльман ике хатынның уртак ире булып чыга. Биредә автор Гыйльман абыйны ике хатынга өйләнүен әйтмәсә дә, Гыйльманның Вәсиләнең йорт эшләрен дә карап торуын яза. Бибисара апа исә Вәсиләнең апасы Дамира һәм аның малае үзләрен кыйнады дип сөйли.

Автор ахырдан Питрәч районы хокук саклаучыларына мөрәҗәгат итә. Аларга да дөреслекнең очына чыгу кыен икән. Гомумән алганда, гаеп атта да, тәртәдә дә...

190 рингта – 170 җиңү

Әлеге язма авторы Айзат Шәймәдрдәнов яшь боксчы Дилүс Фәтхуллин турында яза. Дилүснең ни рәвешле спортка килүе, көндәшенең беренче “ударыннан” соң нинди хисләр кичерүе ачыклана. Шул ук вакытта Шәймәрдәнов Фәтхуллинның дини карашлары белән дә кызыксына. “XXI гасыр, һичшиксез, Ислам дине гасыры, диләр. Бу спортта бик нык чагыла. Бигрәк тә дөньякүләм атаклы боксчылар (Мөхәммәд Гали, Майк Тайсон һ.б. — А.Ш.) иман китерде. Син дингә ничек карыйсың?”, дип сорый автор әңгәмәдәшеннән. Спорт кандидаты исә леге боксчылар белән бер өммәттән булуым белән горурланам, тик вакыт кысан булганлыктан, мөһим дини йолаларны гына үти алам. Һичюгы, гаетләрне калдырмыйм!, дип җавап бирә.

Мәчетләр эшмәкәрләрдән ярдәм көтә

“Иманга юл” сәхифәсендә имам-хатыйб Фәнил Салиховның “Иглек кылырга соң түгел” дигән хаты урын алган. Биредә бүгенге көндә мәчетләрнең матди яктан авыр хәлдә булулары тасвирлана. Минзәлә районы Усай авылы мулласы авыл эшмәкәрләрен, инвесторларын мәчетләргә ярдәм итәргә чакыра. Әлеге язманы укыгач дәүләт тарафыннан дин өчен акча бирелмәве дә аңлашыла.

Арулармысез?

Керәшен татарларына багышланган сәхифәдә ике язма – Саша Долгановның “Керәшеннәрдә яңа “җондыз”лар атылды һәм Замирә Сәмигуллинаның “Искә алып килгәнегез өчен рәхмәт “ язмалары урын алган. Саша Долганов мәкаләсендә сүз яңа гына булып узган керәшен яшләренең “Туым җондызы” фестивале турында бара. Икенче язма бетеп баручы керәшен авылы турында.

“Безнең гәҗиттә” “Азатлык”

“Азатлык” радиосы материаллары арасыннан Уфадан Мөнир Вафин, Гадел Галәметдин, Сембердән Әхтәм Ибраһим, Чаллыдан Гафиулла Газиз хәбәрләре урын алган. Гадел Галәметдинның “Интернеттан “Яңа гасыр” ны карап буламы?” язмасында Финляндиядә яшәүче татарларның татарча “Яңа гасыр” каналы карый алмаулары хәбәр ителә. Гафиулла Газиз язмасында Милли Мәҗлес җыелышыннан соң эзәрлекләүләргә дучар булганнарны яклап, Чаллы татар иҗтимагый үзәгенең пикет уздыруы әйтелә.

XS
SM
MD
LG