Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт төркеме тулы бәйсезлеккә чакыра


Үзен "Шоңкар" татар-башкорт яшьләр берлеге дип атаган төркем федераль үзәкнең милли республикалардагы җирле халыкка карата сәясәтен тәнкыйтьли.

Шоңкар башкорт-татар яшьләр берлеге BashFreedom.ru интернет сәхифәсенә федераль үзәкнең милли республикалардагы җирле халыкка карата сәясәтен тәнкыйтьләүче белдерү чыгарды.

Белдерүдә Русиядә федерализмнан империализмга күчү баруы турында әйтелә. "Мәскәү үзенең шовинистик сәясәтен аклап милләтара бәйләнешләрне өзәргә, тугандаш халыклар арасында тарткалаш чыгарырга тырыша," - диелә.

Сәхифәдә шулай ук бу белдерүдән тыш башкортларның суверен дәүләтен төзергә чакыру, Русия президенты Дмитрий Медведевны башкортлар тарихын өйрәнергә, сәяси уеннар уйнамыйча, дөрес, уйланылган карарлар чыгарырга өндәү дә бар.

"Шоңкар" Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовны "җебегән" булмаска чакыра.

Сәхифәдә шулай ук республикага үз халкының иреге өчен үзен корбан итәргә әзер булган, империягә бирешмәслек, Мәскәү кирмәненә сатылмаслык, беректәшләр таба алырлык яңа җитәкче табарга да өндәү бар.

Башкортстанны "Русия Федерациясендәге бәйсез дәүләт" дип атауны бетерергә кирәк, республикага тулы һәм бершартсыз бәйсезлек кирәк диелә сәхифәдә.

Соңгы араларда кайбер җирле һәм Русия мәгълүмат чараларында республиканың хәзерге җитәкчесе Рәхимовның урыныннан алыну ихтималы тикшерелә башлаган иде.
XS
SM
MD
LG