Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер хисапта былтыр 4 мең тыныч әфган үтерелүе әйтелә


Бәйсез Әфган кеше хокуклары төркеме Әфганстанда 2008 елда гыйсъянчылыкка бәйле көч куллануларда тыныч халыктан 4 меңләп кеше һәлак булды дип белдерә.

Кабулдагы Әфган хокуклар күзәтү оешмасы әйтүенчә, аларның өчтән ике өлешеннән артыгы гыйсъянчылар һөҗүмнәрендә һәлак булган, 1100-ләбен чит ил хәрбиләре үтергән.

"Әфган халкының хәле" дип аталган бу хисапта шулай ук былтыр 6800-дән артык тыныч әфганның яралануы, 120 меңләп әфганның өйләреннән китәргә мәҗбүр булуы турында әйтелә.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы хисабына караганда исә, былтыр 2 меңләп тыныч әфган һәлак булган. Аларның яртысыннан артыгы гыйсъянчылар һөҗүмнәрендә үтерелгән.
XS
SM
MD
LG