Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 10:01

2009 елда кризис булу сәбәпле җинаятьчелек өлкәсендә эшләр катлауланачак, хокук бозу очраклары артырга мөмкин, шуңа күрә авырлыкларга әзер булырга кирәк, ди Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров.

Чәршәмбе министрлыкның коллегия утырышында хокук саклаучылар иң элек кризис елында башкарылачак эшчәнлек турында сөйләште. Эчке эшләр министрының икътисади җинаятьчелекне тикшерү буенча урынбасары Рафаил Гыйльманов сүзләренчә башкарасы эшләр шактый.
“Кризис вакытында ширкәтләрдә тикшерү үткәргәндә безгә йомшагырак булырга кирәк, ширкәт эшчәнлегенә зыян сала торган гамәлләр башкармаска. Кризиска сылтап күп кенә ширкәтләр банкротлыкка сабышырга мөмкин, 1990 еллардагы кебек ширкәтләрне кулга алу очраклары була ала. Безнең идарә моны күзәтеп барырга тиеш.
Берничә ел буе без ширкәтләрдәге салымнан качып хезмәт хакын конвертларда түләү күренеше белән көрәштек. Кризис вакытында мондый очраклар ешаерга мөмкин. Узган айда Татарстанда рәсми теркәлгән эшсезләрнең саны 19мең кеше булса, бу айда ул 25 мең. Эшсезләрнең артуы шулай ук җинаятьчелеккә китерергә мөмкин. Бигрәк тә яшьүсмерләр эшсез урамда калган вакытта аларны кире юлга кертеп җибәрүчеләр табыла”, ди Рафаил Гыйльманов.
Яңа елдан башлап евро, доллар бермә - бер арта башлагач, халык аларны банкларда чиратлар торып ала башлады. Бу күренеш исә, ялган валюта сату очраклары артуына китерә ала, ди белгечләр. Шулай ук кризис вакытында, халык күбрәк сурогат, ягъни ясалма спирт эчә башлау сәбәпле, бу өлкәдә дә хокук бозучылар булачак, ди тәртип саклаучылар.
Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итеп, кризис мәсьәләсенә кагылды.
“Су тонык булган вакытта җинаятьчелек дөньясында балык тотып карарга теләүчеләр күп булачак. Алар эшсез калучыларны да хокук бозырга этәрергә мөмкин. Шуңа күрә, быел без бар көчкә эшләп уяу булырга тиеш”, ди Мөхәммәтшин.
Татарстанның баш прокуроры Кафил Әмиров, җыелышта катнашкан күпләр кебек, эчке эшләр министрлыгының 2008 елгы эшчәнлеге белән тулаем алганда канәгать, әмма камиллекнең соңгы ноктасына җитергә бу идарәгә әлегә бик иртә, ди.
“Министрлыкта әле дә сан күрсәткече югары булсын өчен генә дип ачылган җинаять эшләренең күп булуы борчуга сала. Моның белән шаярырга ярамый. Җинаять эшен ачып кешенең бөтен тормышын бозып була. Эчке эшләр идарәсенең үзендә дә хокук бозу очраклары еш очрый. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмнәрендә булган бер хәл. Бәйрәм вакытында берәү телефонын урлатып Идел Буе районы эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар исә, гаризаны кабул итеп, каракны эзли башлау урынына киресенчә, мөрәҗәгать итүчене бер бүлмәгә алып кереп ябып, аннан башка гариза, янәсе ул урамнан барган вакытта сугышны күзәтеп торган, ә телефонны каядыр төшереп калдырган дип язуны таләп иткән. Егет үз сүзлерәк булып чыккан күрәсең, гариза язмаган. Төне буе ябып тотканнан соң чыгарганнар. Бу бит аңга сыймаслык хәл.Һичшиксез мондый очраклар эчке эшләр идарәсенә кара тап төшерә һәм монда эшләүчеләргә ышанычны бетерә. Мондый хезмәткәрләргә каршы җинаять эше ачырга кирәк. Берничә урлау очрагы ачыкланмый калса иң яхшысы сезгә министрлык шелтә белдерә ала, ә мондый юл белән хакыйкатькә ирешүчеләрне прокуратура җаваплылыкка тарта. Кайсы катлаулырак карагыз инде”, ди Кафил Әмиров.
Министр Әсгать Сәфәров исә, бу шелтәләрне уңай кабул итте. Сәфәров фикеренчә, эшләмәгәннән генә гаеп табып булмый. Ә прокурор сөйләгән Идел Буе бүлеге исә, эчке эшләр министрлыгында иң алдынгы урыннарда бара торган бүлек. Биредә мондый хәлләрнең булуы бик сәер, ди Сәфәров.
Министрлыкның узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда исә, ул җинаять эшләренең саны 2007 елгы күрсәткечләреннән әлләни үзгәрмәвен әйтте. 2007 елда 81251 хокук бозу очрагы булса, узган ел 81183 эш теркәлгән.
2008 елда алдагы ел белән чагыштырганда катлаулы җинаять эшләре 2,5%ка арткан. Биредә күпчелек эш зур күләмдә урлау һәм наркотик сату очракларына карый. Шулай ук узган ел икътисад өлкәсендә дә хокук бозу 5%ка арткан.

XS
SM
MD
LG