Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:16

Русия һәм ЕИХО күзәтүчеләр турында килешә алмый


Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән гөрҗи-осетин низагы зонасындагы күзәтүчеләр мандатын озайту турында килешә алмады.

Бүген бу турыда оешманы вәкиллек итүче Греция тышкы эшләр министры Дора Бакояннис белдерде.

Мәскәүнең сепаратист Көньяк Осетия белән Абхазияне бәйсез дәүләт буларак тануны таләп итүе сәбәпле сөйләшүләр уңышсыз тәмамланды.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләренең мандаты 2008 елның 31 декабрендә тәмамланды.

XS
SM
MD
LG