Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Гуантанамо мәсьәләсенә алынды


Вазыйфасына керешеп берничә сәгать үтүгә Американ президенты Барак Обама Гуантанамо төрмәсендәге хөкем эшләрен, кабат тикшергәнгә кадәр, 120 көнгә туктатып торырга боерды.
Вазыйфасына керешеп берничә сәгать үтүгә Американ президенты Барак Обама Гуантанамо төрмәсендәге хөкем эшләрен, кабат тикшергәнгә кадәр, 120 көнгә туктатып торырга боерды.
Сишәмбедә Вашингтонда үткән купшы чаралар вакытында Американың яңа җитәкчесе үзенең инаугурация чыгышында Гуантанамо төрмәсен ябырга фәлсәфи нигез биргән сүзләр әйтте.

Халыкара террорчылык мәсьәләсенә тукталып, ул Кушма Штатларга зур куркынычлар янауга карамастан, элекке кыйммәтләрдән ваз кичмәскә чакырды.

"Саклану мәсьәләсенә килгәндә, без иминлек белән кыйммәтләр арасында сайланырга теләмибез. Илебез аталары канун үтәлешен вә кеше хокукларын тәэмин иткәндә күргән михнәтләне без күз алдына да китерә алмыйбыз. Бу кыйммәтләр буыннан буынга күчеп килгән һәм әле дә дөньяны яктырта. Ниндидер кулайлык хакына без алардан баш тартмаячакбыз."

Тоткыннар илләренә кайтырга курка

Гуантанамо тоткарлау үзәге Буш идарәсе тарафыннан 11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң булдырылган иде. 3 мең кешенең гомерен өзгән бу тетрәндергеч хәлләрдән соң, террорчылыкта йә хәттә андый ният булуда шикләнелгән йөзләгән ир-ат бер мәхкәмәсез еллар бушы шул төрмәдә тотылды.

Андагы эшләр хәрбиләр карамагындагы махсус трибунал тарафыннан тикшерелә. Бу трибунал Американың бәйсез мәхкәмәсе таләпләренә туры килми. Хокук яклаучылар шушы трибуналга, төрмәдәге шартларга, тоткыннарның җәберләнү очракларына тәнкыйть белдерде.

Хәзерге вакытта Гуантанамода 248 тоткын бар дип санала. 21 тоткын, шул исәптән, 11 сентябрь һөҗүмнәрен оештыруда шикләнелгән 5 кеше хөкем көтә, икесенә үлем җазасы яный. 50-гә якын тоткын акланган, ләкин илләренә кайтырга курка.

Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗев

Узган атнада Төркиянең Sansursuz.com интернет сәхифәсе Гуантанамода утырган татар егете 41 яшьлек Равил Минһаҗев турында язып чыкты. Сәхифәнең мәгълүматына караганда Равил анда инде 6 ел утыра.

Адвокат Дуглас Спаулдинг сүзләренчә, Равил Гуантанамодагы соңгы Русия ватандашы. Алар барлыгы 8 булган, калган җидесе Русиягә тапшырылган һәм анда кайткач барысы да эзәрлекләнүгә дучар булган. Равил Германиядән сыену хокукы сораган.

Обама эшен ахырына җиткерерме?

Обама сайлау ярышы вакытында Гуантанамо төрмәсен ябарга вәгъда иткән иде. Президент булгач беренче итеп шушы мәсьәләне күтәрүе аның ниятендә калуын күрсәтә. Әммә андагы тоткыннарны кая куярга, дигән хәл ителмәгән мәсьәлә бар.

Хокук яклаучылар Обаманың бу карарын хуплап каршы алды. Әммә кайберләре әле дә борчуда. Американың цивиль хокуклар берлеге вәкиле Җәмил Дәквар моны уңай адым дип атаса да, эшләрне кабат тикшерүгә җибәрү мәсьәләне ачык калдыра, ди. Хәрби даирәләрдә бу төрмәне яклаучылар күп, ул сакланып калырга мөмкин, ди ул.

Әммә Обаманың бу эшкә җәһәт алынуын һәм Американы үзгәртеп корырга ниятләнүен искә алганда, ул бу эшне ахырына җиткерергә мөмкин диючеләр дә бар.

"Безнең куәт кимемәде. Ләкин кул кушырып утыру, үзеңне генә кайгырту, уңайсыз эштән тартыну вакыты үтте. Бүгеннән башлап, без аякка басырга, Американы үзгәртү эшен кабат башларга тиеш."

XS
SM
MD
LG