Accessibility links

Кайнар хәбәр

Валерий Язев сәфәре


Уфага Русия дәүләт думасы рәисе урынбасары Валерий Язев килде.

Аның белән бергә Русиянең нанотехнологияләр корпорациясе җитәкчесе Дионис Гордин да бар. Мәскәү кунакларын Уфа һава аланында республика парламенты рәисе Константин Толкачев каршы алды. Алар беренче эш итеп Уфаның югары сыгылмалы металлар проблемасы институтында булдылар. Әлеге институт дөньядагы иң зур нанотехнологик әйберләр җитештерә.

Артабан Мәскәү кунакларын Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов кабул итте. Анда югары технологияләр җитештерү һәм аларны инвестицияләү турында сүз барган. Валерий Язев Башкортстан президенты белән очрашуыннан бик канәгать калуын белдерде һәм Уфаның югары сыгылмалы металлар проблемасы институтына ярдәм итәргә ышандырды.
XS
SM
MD
LG