Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Газзәгә һөҗүмнәрне яңарту белән яный


Израиль, әгәр Хәмас сугышчылары Мысырдан җир асты юллары аша тагын корал ташыса Газзә Сызыгына һөҗүмнәрне яңарту белән яный.

Израиль күптән түгел булган 3 атналык һөҗүм вакытында 150-ләп җир асты юлын җимерүе турында белдерде. Әмма кайбер юллар яңадан ачылган дигән хәбәрләр дә чыкты.

Израиль сугышчылар җир астыннан корал ташый ди. Фәлестиннәр исә, Израиль чикләрне каты контрольдә тотканга күрә, Газзәгә ягулык һәм азык-төлекне шул юллар аша гына кертеп була ди.

Якшәмбе көнне Израиль белән Хәмас бер-береннән аерым рәвештә һөҗүмнәрне туктатуларын игълан итте.
XS
SM
MD
LG