Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуантанамо төрмәсен ябу фәрманы имзаланды


АКШ президенты Барак Обама Кубадагы Гуантанамо тоткарлау үзәген бер ел эчендә ябу турында фәрман имзалады.

Обама шулай ук ярамаган ысуллар белән сорау алуларны тыю һәм террорчылыкта шикләнелүчеләрне тоткарлау кагыйдәләрен күздән кичерү турында да фәрманнар имзалар дип көтелә.

Обама террорчылыкка бәйләнешләре булуда шикләнелгән 250 тоткын, шул исәптән Чаллы татары Равиль Минһаҗев әле дә ябып тотыла торган Гуантанамо төрмәсен ябарга вәгъдә иткән иде.

Күп тәнкыйтьләргә сәбәпче бу төрмә кеше хокуклары өлкәсендә АКШка кара тап булып килде.

Чәршәмбе Обама кушуы белән Гуантанамода террорчылыкта шикләнелүчеләрне хөкем итүче кайбер хәрби мәхкамә эшләре туктатылды.
XS
SM
MD
LG