Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

Фирка исемлекләреннән кемнең дәүләт шурасына үтәчәге ачык күренсә дә, бер мандатлы төбәкләрдә бераз “көч сынашу” булырга мөмкин, ди белгечләр.

Татарстан дәүләт шурасына сайлаулар якынлаша. Көч сынашачак 4 фирканең исемлекләре булдырылды. Намзәтләрнең һәркайсының кайда тууы, ни белән шөгыльләнүе турында матбугатта мәгълуматлар да басылды. Күпчелеген административ һәм финанс ресурсларга хуҗа булган “Бердәм Русия”леләр тәшкил итә.
Бүген кайбер үткен телле сәясәт белгечләре “фирка исемлекләрендә мәгънә юк югын, әмма мондагы кешеләр белән һөҗүмгә барырга була”, дип шаяра. Һөҗүмгә бара алырлык исемлеккә кемнәр кертелгән соң? “Күпчелеге 4-5 тапкыр сайланган парламент йолдызлары. Әмма араларында яңа исемнәр дә бар”, ди белгечләр.
Мәсәлән, элекке мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, хәзерге “Идел-Пресс” нәшрияты башлыгы Ислам Әхмәтҗанов исемлектә 17 урында тора. Шулай ук депутатлыкка намзәтләр арасында заманында Казан шәһәренең элекке башлыгы Камил Исхаковның 1нче урынбасары булган Морат Гаделшин да бар.
Озак еллар Түбән Камада татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән, хәзер Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Азат Зыятдинов быел 70 яшен тутырса да, депутат булырга әзерләнә.
“Бердәм Русия” исемлегендә Татарстанда абруйлы җитәкчеләрдән саналган җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев, эчке эшләр министры урынбасары Рафил Ногмановны да күрергә була. Сәясәт белгечләре әйтүенчә, депутатлыкка намзәтләр исемлегендә Казан югары хәрби команда училищесы башлыгы Валерий Мирощенконы күрү дә бераз көтелмәгән хәл. Хакимият фиркасе исемлегендә Николай Колесовның, күп очракта “ЛДПР”лыларның фикерләрен хуплаган 24 яшьлек кызы Анастасия Колесованың булуы да күпләрне аптырашта калдырды. Кыскасы “Бердәм Русия” исемлеге шулкадәр күпкырлы, хәтта аны нотага салып көйләргә дә булыр иде, диючеләр бар.

“КПРФ”, “ЛДПР”, “Гадел Русия” фиркаләре шулай ук үз исемлекләрен бастырып чыгарды.
“Гадел Русия” исемлегендә элекке “КПРФ” вәкиле Флера Зыятдиновадан кала, әллә ни зур игътибар бирерлек шәхесләр юк, ди сәясәт белгечләре.
“КПРФ” фиркасендә дә сәясәт белгечләре берничә намзәтне генә җәмәгатьчелек игътибарына лаеклы дип саный. Алар: элекке адмирал Владимир Комоедов, Татарстан коммунистларының “атасы” депутат Хафиз Миргалимов һәм милли җәмәгатьчелеккә билгеле шәхес “Мирас” журналы башлыгы Миңнеәхмәт Сәхапов.
“ЛДПР” фиркасен исә күп кенә сәясәт белгече, “ат дагалаганда бака ботын кыстыручы” буларак кына кабул итә. Бу фирка исемлегенә кергән 9 кеше халыкка билгеле түгел. Шуңа күрә халык аларны сайларгамы дигәндә, зур сорау алдында калачак, ди белгечләр.
Финанс кризисы көннән – көн көчәя бара. Республика җитәкчелеге һәр җыелышта диярлек, сайлауларның авыр вакытта узачагын әйтеп килә. Әмма ничек кенә булмасын, фирка исемлекләреннән кемнең дәүләт шурасына үтәчәге инде ачыклана башлады, ди белгечләр. Сайлаулар вакытында бары тик бер мандатлы төбәкләрдә генә бераз “көч сынашу” булырга мөмкин, ди алар.
Әмма, белгечләр фикеренчә, кризис сәбәпле, шурага көтелмәгән депутат керә калса да, бу сәясәттәге хәлне үзгәртмәячәк.
“Звезда поволжья”да журналист Рәшит Әхмәтов Русиядәге сәяси тәртипне Германия демократик республикасындагы кебек дип бәяли. II дөнья сугышы вакытында Маҗарстан, Чехсловакия, Румыния, Польша Советлар берлеге гаскәре ярдәмендә Германия һәм Италия фашизмыннан чыгарылганнан соң, бу республикалар үзләрен халык демократиясе илләре буларак игълан итте. Эчке үзгәрешләр нәтиҗәсендә бу республикаларда коммунистлар хакимиятне үз кулларына ала. Кайбер республикаларда, әйтик Чехсловакиядә коммунистлар 1989 елга кадәр хакимият башында торды. Билгеле, Германиянең үзендә дә ул вакытларда хакимият коммунистлар кулында иде.
Татарстанда исә “Ана каз һәм аның бәбкәләре” ролен “Бердәм Русия” һәм калган фиркаләр үти. Гәрчә, кайбер сәясәт белгечләре шундый көчле фиркане “ана каз” дип әйтергә дә кыймый. Шуңа күрә “Ата каз һәм аның бәбкәләре” ди. “Бәбкәләре” дә инкубатордан чыкканнары, чөнки “ЛДПР”, “КПРФ” фиркаләрен берничек тә “Бердәм Русиядә”н чыккан дип әйтеп булмый. Монсы башка кыйсса.
Журналист Рәшит Әхмәтов, Русиядә хакимият фиркасе озак дигәндә 20-25 ел яшәр, ди. “Бу фирка, 30-нчы елларда маршал Гинденбург Германияне упкынга тарткан кебек, үзенең өметләндерә торган шигарьләре белән Русияне бетерә”, ди Әхмәтов. Әмма “Бердәм Русия” бүгенге көндә милли –социалистлардан түгел, ә көнбатыш демократларыннан саклана. Миңа калса киресенчә бу фиркане милли – соиалистлар юкка чыгарачак”, ди журналист.
Аның фикеренчә, сайлаулардан соң республика җитәкчелеге даирәсендә дә үзгәрешләр булырга мөмкин. Әхмәтов фаразлавынча, Мөхәммәтшин урынына дума белән җитәкчелек итергә Роберт Миңнуллин, ә премьер-министр Рөстәм Миңнеханов урынына “КамАЗ” башлыгы Сергей Когогин куелырга мөмкин. Әхмәтов сүзләренчә федераль үзәктәге куәт көчләр төбәкләрдә милләтчелеккә каршы көрәш программасын булдырган. Бу программаның бер таләбе янәсе, Татарстанда премьер-министр урыс кешесе булырга тиеш. Алай булса, Миңнеханов “Татнефть” башлыгы итеп билгеләнергә мөмкин. Әмма тел-теш тидермәслек премьер бу тәхеткә риза булмас, ди журналист.

XS
SM
MD
LG