Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Путин Прагага җыена


Чех хөкүмәте белдерүенчә, Русия премьер-министры Владимир Путин Чехия премьер-министры Мирек Тополанекның Прагага чакыруын кабул иткән.

Ул сәфәрнең кайчан булачагы әле билгеләнмәгән.

Беренче ятрыеллыкта Европа Берлегендә Чехия рәислек итә.

Тополанек Европаның 18 иленә Русия-Украина газ бәхәсе сәбәпле өзелеп торган газ транзиты яңартылганнан соң Путинны Прагага чакырган.

Берлек җитәкчелегенең бер өлеше буларак Чехия хөкүмәте июнь аенда Европа Берлеге-Русия саммиты үткәрер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG