Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Үзбәкстанда нәрсә турында сөйләшмәкче?


Дмитрий Медведев һәм Ислам Кәримов
Дмитрий Медведев һәм Ислам Кәримов

Русия президенты Ташкентка сәфәре вакытында газ мәсьәләсен тикшерер дип көтелә, әмма күзәтүчеләр фикеренчә, көн тәртибендә сәясәт тә булачак.

Бүген Дмитрий Медведев Үзбәкстанга килгәч үк, Сәмәрканд каласында президент Ислам Кәримов белән очрашты, аның белән бергә каланың тарихи урыннарын карап чыкты.

Русия президентның көн тәртибенә җомга көнне Ташкентта дәүләтара сөйләшүләрдә катнашу да кертелгән. Президент Ислам Кәримов Сәмәркандта телевидение камералары алдына чыгып, бу сәфәр барышында мөһим документларның имзаланырга тиешлеген хәбәр итте.

Газ мәсьәләсе дуслаштыра

Үзбәкстан һәм Русия җитәкчеләре арасындагы сөйләшүләр ябык ишекләр артында үтәр дип көтелә. Әмма аларның эчтәлеген хәзердән үк чамалап була. Русия һәм Украина газ бәхәсен исәпкә алганда, Ташкенттагы сөйләшүләрдә табигый газ мәсьәләсенең игътибар үзәгендә булуы көн кебек ачык.

Русиянең иң зур ширкәтләре “Газпром” һәм “Лукойл” Үзбәкстанга күп акча керткән. “Лукойл” ширкәтенең сүзчесе Владимир Симаков: “Үзбәкстан “Лукойл” ширкәте өчен стратегик төбәкләрнең берсе. Бу беренче чиратта "Лукойл"ның 3 миллиард доллар тирәсе торган проектлары белән бәйле,” диде.

Ширкәтнең сүзчесе, Русия президенты сәфәренең көн тәртибендә табигый газ мәсьәләсе торуын раслады. Ул шулай ук күптән түгел “Лукойл”ның Үзбәкстанда газ табу турындагы озын мөтдәтле килешү төзүен дә хәбәр итте.

"Зиг-заг" сәясәте

Европа Берлеге Әндиҗандагы каршылык чараларын каты бастырган өчен Үзбәкстанга керткән чикләүләрнең бер өлешен гамәлдән чыгарды. Шуннан соң рәсми Ташкент, Русия җитәкләп барган ЕврАзЭС оешмасындагы әгъзалыгын туктатып торырга булды.

Русия Думасы депутаты Контстантин Затуллин радиобызның үзбәк редакциясенә биргән әңгәмәсендә президент Ислам Кәримовны “фаразлап булмый торган” җитәкче дип атады. Затуллин Ташкентның тышкы сәясәте “зиг-заг” стилендә алып барыла ди.

“Без Үзбәкстан һәм Көнбатыш Европа мөнәсәбәтләренең яхшыруын хуплыйбыз. Әмма Русия белән стратегик хезмәттәшлекнең башка илләр белән мөнәсәбәтләрдән чыгып алып барылуы безнең өчен уңайлы түгел," ди Затуллин.

Аның фикеренчә, Медведев Ташкентта булганда Кәримовтан үзеннән ни сәбәпле ЕврАзЭСстан чыгуына аңлатмасын ишетергә теләр.

Лондондагы Четман Хаус фәнни тикшеренү үзәге башлыгы Джейс Никсей уйлавынча, Медведев Ташкентның Күмәк Иминлек килешүендә ни рәвешле катнашуы мәсьәләсе белән дә кызыксыныр.

Үзбәкстан рәсмиләре һәр вакыт илнең үз-үзен тәэмин итә алуы хакында белдереп килә. Әмма ил барыбер күршеләргә бәйле. Үзбәкстанга су һәм газ транзиты мәсьәләсендә күрше илләр белән хезмәттәшлек итәргә туры килә.

Уртача 6 миллион Үзбәкстан кешесе Русиядә эшли, шулай ук Русия ширкәтләре илнең иң зур инвесторлары булып тора.

Үзбәкстан Көнбатыш белән хезмәттәшлекне арттыру теләгән күрсәткән саен, Русия ил белән катырак сөйләшәчәк, дип саный күзәтүчеләр.
XS
SM
MD
LG