Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газ бәхәсендә кем җиңде?


Өч атналык газ бәхәсе чишелде, Европага газ килә башлады. Мәскәү дә, Киев та бу бәхәстә җиңүен белдерә. Чынбарлыкта ничек?

Дүшәмбедә Мәскәүдә ике илнең хөкүмәт җитәкчесе арасында үткән сөйләшүләрдән соң, Русиянең Газпром һәм Украинаның Нафтогаз ширкәтләре 10 елга каралган килешү имзалады. Тарафлар моны үз-ара аңлашу, ташлама ясау дип аңлатты.

2009 елда Газпром Украинага газны Европа бәясеннән 20% ташлама белән сатачак. Бер шакмак метрны 360 долларга.

Үз нәүбәтендә Украина Русия газын Европага куган өчен транзит бәясен быелга күтәрмиячәк, узган елгы дәрәҗәдә калдырачак.

Украина премьер-министры Юлиа Тимошенко Киевка кайткач, 20%-лык ташламаны Украина өчен җиңү дип атады. Транзит бәясен ул телгә алып тормады.

Газ низагы вакытында Газпром көненә 100 миллион доллар чамасы керемен югалтты, дип хәбәр ителде. Шул ук вакытта Мәскәү дә бу бәхәстә отуы турында белдерә.

Бер яктан, Европаның Русия газына мохтаҗ икәнен кабат күрсәтте. Икенче яктан, узган ел Украина бер шакмак өчен 180 доллар түләгән иде. Быел 200 тирәсенә алмакчы иде – барып чыкмады.

Киләсе елдан башлап, Украина Европа бәясенә күчәргә тиеш булачак. Хәзер ул 450 доллар чамасы. Дөрес, Русия рәсмиләре газ бәясе үзгәреп торачак, ел ахырына кимергә мөмкин, ди.

Шулай итеп, Мәскәү дә Киев та "бәхәс суыннан" коры чыгуларын белдерә.

Җиңүме, җиңелүме?

Юлия Тимошенко Мәскәүдән ташлама алып кайтуын җиңү дип атаса, Украина президенты Виктор Ющенко бу килешүне Украина өчен зыянга дип бәяләде.

"Ющенко бу бәхәсне ахырына кадәр сузарга теләде, - ди Украина сәясәте белгече Михайло Поһребенски – Тимошенко, киресенчә, мәсьәләне чишә алуын күрсәтергә тырышты."

2010 елда үтәчәк президент сайлауларында Тимошенко Ющенконың көндәше булыр дип көтелә. Белгечләр фикеренчә, Мәскәү Ющенкога караганда, Тимошенко белән эш итерә тели. Ягъни, сәяси көрәш сүрәтендә газ бәхәсе кабат кабынырга мөмкин.

Русиягә килгәндә, аның да җиңүе шикле, ди элекке Дума депутаты Владимир Рыжков: "Кыска арага, 100 метрга җиңсәк тә, 5 чакырымга оттырачакбыз. Бу низагтан соң Европа Берлеге Русиядән бәйлелеген киметергә, сәясәтен үзгәртергә тырышачак."

Европа Берлеге энергетика иминлеге турында инде дистә ел чамасы сөйли. Русиягә бәйле булмаска, ягулык чыганакларын төрләндерергә кирәк, дигән фикерләр бу низаг вакытында да әйтелде.

Белгечләр фикеренчә, әгәр Европа Берлеге ике атна газсыз утыруынан сабак алып, чаралар күрергә уйласа, ераграк киләчәкне искә алганда, бу Русиянең җиңелүе булачак.


XS
SM
MD
LG