Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Обаманың ант итү йоласына зур игътибар


Төркиядә массакүләм мәгълүмат чараларында Барак Обаманың АКШ-ның 44-нче президенты буларак ант итү йоласына зур әһәмият бирделәр.

18 гыйнварда НТВ телевидение каналы Вашингтонда Обама катнашкан концертны турыдан-туры тапшырды. 20 гыйнвар көнне исә ант итү йоласы барлык каналларда беренче хәбәр булды. 21-ндә дөнья күргән газета битләрендә дә шушы йолага һәм Обаманың президентлыгына бәя биргән мәкаләләр урын алган.

Дөньяның күп кенә илләре кебек Төркиядә дә Буш чорының тәмамлануына канәгатьлелек һәм АКШ-ның беренче кара тәнле президентыннан күпне өмет ителүе күренеп тора.

Әйтик, “Хөррият”нең беренче битендә “Обама чорында өметебез” дип аталган мәкалә урын алган. Монда илгә яңа президент килгәннән соң АКШ-та көтеләчәк үзгәрешләр турында сүз бара.

Газеталарның кайберләре АКШ тарихында беренче мәртәбә кара тәнле кешенең президент булуына әһәмият биргән язмалар урнаштырылган.

Әйтик, “Бүген”газетасында “Яңа дөнья - яңа президент, “Гүнәш”тә “Тарих алмашкан момент”, “Төркия” басмасында “Обама АКШ-ның яңа хуҗасы”, “Әврәнсәл”да “Кара президенттан ак кеше анты” һәм башка шундый рухтагы язмалар урын алды.

Газеталарның бер өлеше исә Обаманың ант итү йоласында ясаган чыгышына күбрәк игътибар биргән. Әйтик, “Җөмһурият” газетасында “АКШ-та яңа чор, “Ватан”да “Мөселманнарга тарихи чакыру”, “Заман” басмасында “Обамадан өмет тудырырлык башлангыч” дигән мәкаләләр белән Обаманың дөнья халыкларына, аерым алганда, мөселманнарга ясаган мөрәҗәгатенә басым ясады.

“Миллият” газетасы исә “Беренче көннән үк тыгыз эшчәнлек” дигән мәкалә белән президент Обаманың беренче эше буларак Гуантанамо тоткыннары өстеннән барган хөкем процессларын туктату турындагы рәсми күрсәтмәсенә игътибар иткән.

“Бүген” газетасы Обаманың ант итү йоласына зур урын биргән газеталарның берсе. Газетада бу йоланың 1861 елдан бирле Инҗилгә кул куеп ант ителүен, тантанада Обаманы тәкъдим иткәндә аның икенче - Хөсәен исеме әйтелмәвенә, ләкин ант иткәндә булачак президент үзен “мин Барак Хөсәен Обама” дип таныштыруына игътибар итә.

Ул үзенең чыгышында Көнбатыштагы җитәкчеләргә төбәп: “Онытмагыз, халыкларыгыз сезне җимергәннәрегез белән түгел, ә төзегәннәрегез белән искә алачаклардыр”, дип тә әйтте дип яза газет.

Обаманың АКШ президенты итеп билгеләнүенә төрек журналистлары төрлечә бәя бирде. Шуларның берсе “Хөррият” газетасы хәбәрчесе Доган Улуч. Ул “Обама буш булып чыкса?” исемле мәкаләсендә болай дип яза:

“Барак Обама сирәк очрый торган сөйләү көченә ия бер сәясәтче. Сүзләре бик тәэсирле. Каралар гына түгел, аклар да аңарга хәйран кала. Авыл җирләрендә, зур шәһәрләрдә үткәргән сайлау алды кампанияләре вакытында аны тыңлаганнарның күзләреннән яшьләр килүен экран аша күргәнем бар. Кара тәнлеләр һәм бер өлеш ак тәнлеләр илнең проблемаларын могъзиза аша чишеләчәк дип ышана. Дәүләттә тәҗрибәсе бар дип әйтеп булмый. Бүгенгә хәтле аның бер уңышын белгән кеше юк. Ә АКШ кебек ил белән җитәкчелек итү җиңел түгел. Әгәр 44-нче президент буш булып чыкса?”, дип яза Улуч Доган.

Яңа АКШ президенты Барак Хөсәен Обамадан үз халыгы гына түгел, байтак илләр һәм халыклар да күп нәрсәләр көтә, әмма Обама сүзләренә караганда, үзгәрешләр бүгеннән иртәгә булмаячак.
XS
SM
MD
LG