Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:40

“Казан Кирмәне” музей-тыюлыгына 15 ел. Үз башыннан күпне кичергән Кирмән әле бүген дә төрле һөҗүмнәрдән тулысынча арынып бетә алмый.

UNESCOның бөтендөнья табигый һәм мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән бу тарихи урынның ерактан ук күренеп торуын каплый торган корылмалар салынырга тиеш булмаган саклау өлешендәге баш-баштаклыкка һаман нокта куелмаган әле. Бу хакта музей-тыюлык башлыгының урынбасары Айрат Ситдиков әйтте.




Билгеле булганча, узган ел Кирмәнгә терәп диярлек Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы салына башлаган иде. Шуннан соң матбугатта да UNESCO тыюлыкны “кара исемлек”кә кертергә мөмкин дигән сүзләр күп булды.

Бина салынып беткәч, төзелеш мәйданында эшләрнең кайнап торуы аның озакка сузылмавын исбатлый, авыл хуҗалыгы министрлыгы

Кирмән эченнән китәчәк. Айрат Ситдиков әйтүенчә, Арбитраж мәхкәмә дә иртәме-соңмы башка урынга күчәчәк. Урыннары да билгеле инде, тик соңгы бер-ике ел эчендә акча бүленмәү тоткарлык ясаган. Китә калганда министрлык һәм мәхкәмә биләгән урыннар кемгә биреләчәк?

“Коллекцияләр саклау фондлары бөтен яктан да хәл ителеп бетмәгән”, дип Айрат Ситдиков бушаган җирдә беренче чиратта музейларның байлыкларын саклау урыны булдыру кирәклегенә басым ясады. Аннан да кала төрле күргәзмәләр оештыру мәйданнары да җитенкерәми икән.

Бүген Кирмәндә 4 музей - “Эрмитаж-Казан” үзәге, Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы, Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музее, Татарстанның табигый тарихы музейлары эшләп килә.


2006 елда “Казан Кирмәне” тыюлыгын музейга әйләндерү концепциясе раслана. Ул музейлар, күргәзмәләр, ачык экспозицияләрдән торган бердәм музей комплексы төзүне күз алдында тота.

“Тагын 4 музей әзерләнеп ачылырга тиеш. Алар Казан Кирмәне тарихына, Праваслау диненә, Пушечный двор тарихына багышланачак һәм археология музее дә булачак”, ди Айрат Ситдиков.

2008 елда Казан Кирмәнендә 200 меңләп кеше булган. Кол Шәриф мәчетендәге Ислам музеен иң күп кеше караган. Аннан соң икенче урында “Эрмитаж-Казан” үзәге тора.



Музей-тыюлык хезмәткәрләре әйтүенчә, 2008 елда “Русиянең җиде могҗизасы” бәйгесендә җиңү яулавы да Кирмәнгә читтән килүчеләрнең артуына тәэсирсез калмаган.

2007 ел ахырында Кирмәнгә керүне түләүле итеп тә караган иделәр. Әмма узган елның җәй уртасында Татарстан прокуратурасы бу хәлне канунга каршы килә, дип белдерде.

“Бүген керү бушлай. Бу хәл тиз генә үзгәрмәскә дә мөмкин. Музейларның эшләре арту һәм Кирмәндәге административ оешмалар чыгып китү белән түләп керү мәсьәләсе яңадан куелырга мөмкин”, ди Айрат Ситдиков.


1994 елның 22 гыйнварында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев “Казан-Кирмәне” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын оештыру турында карар кабул итте.

Галимнәр, нәкъ шуннан соң Русиядәге уникаль тарихи-архитектура ансамбльләрнең берсе булган Казан Кирмәненең яңа чоры башланды, дип белдерә. Бу карар нәтиҗәсендә Кирмәнне заманча итүдә күп эшләр башкарыла.

Дәүләт, иҗтимагый оешмалар, галимнәр, төзүчеләр һәм реставраторлар тырышлыгы белән Казан Кирмәне тарихи, мәдәни, административ үзәк булып торгызыла, дөнья күләмендәге тарихи-мәдәни мирас буларак та ныграк таныла башлый.

XS
SM
MD
LG