Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия сугышындагы барлык яклар да гаепләнә


Һюман Райтс Уотч Грузия белән Русиянең былтыргы сугышта кеше хокукларын бозулары турында хисап чыгарды

Дөньяда кеше хокукларын яклаучы Һюман Райтс Уотч оешмасы узган август аенда Грузия белән Русия арасында булган сугыш турында хисап чыгарды. Хисапта Русия дә, Грузия дә бу бәрелешләр вакытында да, аннан соң да "күп кенә сугыш кануннарын бозуда", тыныч халыкны аямыйча көч куллануда гаепләнә. Анда шулай ук Көньяк Осетия көчләре гөрҗи авылларына карата милли чистарту гамәлләре кылуда гаепләнә. Шулай да оешманың Мәскәү бүлеге мөдире Анна Неистат сугыштан соңгы айларда бу канун бозулар турында мәгълуматлар белән уртаклашуга килгәндә Грузия Русиягә караганда ныграк ачык булды ди.

Һюман Райтс Уотч Тифлисне Көньяк Осетиягә һөҗүмнәрдә тыныч халыкның иминлегенә тупас битарафлык күрсәтүдә, сугышчылар белән тыныч халыкны аерып тормыйча ут ачуда гаепли. Оешма Грузиянең тыныч халык яшәгән урыннарны Град ракеталары белән утка тотуы турында аеруча ассызыклап әйтә.

Һюман Райтс Уотч Русия көчләре дә Град ракеталары куллануда шикләнелә ди. Хисапта мондый шикләрне раслау булмаса да, Мәскәү йөзләрчә тыныч гөрҗинең үлеме, 8 көн дәвам иткән бәрелешләрдә һәм аннан соң дистәләрчә мең кешенең йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булуы өчен гаепләнә. Күп кенә гөрҗи качаклар әле дә өйләренә кайта алмый диелә.

Көньяк Осетия көчләре дә гаепсез булып калмаган. Хисапта алар гөрҗиләрне талау, кыйнау, куркыту, канунсыз тоткарлау һәм кайбеләрен үтерүдә гаепләнә. Моның максаты гөрҗиләрне йортларыннан китәргә һәм беркайчан да кайтмаска мәҗбүр итү булган диелә.
Анна Неистат

Сугыштан соң Һюман Райтс Уотч барлык бу хокук бозуларны тикшерү үткәргән. Һюман Райтс Уотчның Мәскәү бүлеге мөдире Анна Неистат Грузиягә карата тикшерүдә шактый күп мәгълумат туплады ди. Русиягә карата тикшерүдә исә, киресенчә, сораулар җавапларга караганда күбрәк булып калган.

Неистат игътибарны Мәскәүнең сугыш башында Грузияне осетиннарга каршы геноцид кылуда гаепләвенә юнәлтә. Мәгълум булганча, соңрак Русия бу гаепләүдән чигенеп геноцид кылу шикләрен тикшерүе генә турында белдерде.

Аның әйтүенчә, Русия әлегә Грузия көчләренең 162 кешене үтерүен генә күрсәтә алган. Бу Русия башта әйткән саннардан күпкә кимрәк һәм ул корбаннарның да ничәсе тыныч халыктан, ничәсе хәрбиләр арасыннан булуы әйтелми.

Һюман Райтс Уотч Мәскәүдән башка күп кенә сорауларга да җавап ала алмавын белдерә.
XS
SM
MD
LG