Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Якын Көнчыгышка яңа вәкил җибәрә


Обама АКШның Якын Көнчыгышка вәкиле итеп билгеләнгән Джодж Митчелны тизрәк төбәккә барып Израиль белән Хәмас арасында 3 атналык бәрелештән соң урнашкан тынычлыкны ныгытырга ярдам итәргә кушты.

Яңа президент пәнҗешәмбе Митчелны Израиль белән Фәлестин арасында тынычлык урнаштыру эшенә АКШның вәкиле итеп билгеләде.

Элекке АКШ сенаторы, 75 яшьлек Митчел 1998 елда Британия карамагындагы Төньяк Ирландиядә протестантлар белән роман католикларына тынычлык килешүенә ирешергә булышты.

Обама Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру эшенә ныклап тотынырга вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG