Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә адвокат Маркелов җирләнде


Мәскәүдә дүшәмбе көнне үтерелгән күренекле адвокат Станислав Маркелов җирләнде.

Останкино зиратына аның белән хушлашырга 300-ләп кеше килде.

Җомга көнне шулай ук Үзәк клиник хастаханәдә Новая Газета журналисты Анастасия Бабурова белән дә хушлашу җыены үтте. Бабурова Маркелов белән бергә үтерелде.

Ул туган ягы Кырымда, Акъярда җирләнәчәк.

Атнакич Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә Маркелов белән Бабурова хөрмәтенә урам җыеннары үтте.

Русиядәге һәм халыкара хокук яклаучылар хакимиятләрне бу җинаятьләрне ныклап тикшерергә чакыра.
XS
SM
MD
LG