Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Косово гаскәре оешуга ризасызлык белдерә


Сербия президенты Борис Тадич БМО һәм НАТОга Косово иминлек көчләре оештырылуга рәсми рәвештә ризасызлык белдерде. Анда бу көчләр төбәктә тотрыклылыкка куркыныч тудыра диелә.

Тадич идарәсе әйтүенчә, ризасызлык БМО генераль секретаре Пан ги-Мунга һәм НАТО генераль секретаре Яап де Һооп Схефферга хат аша белдерелгән.

Җиңелчә коралланган Косово иминлек көчләрендә 2500 даими хезмәттәге һәм 800 резервтагы хәрби бар. Алар иминлек саклау вазифаларын башкара.

Әмма бу көчләргә күнегүләр бирүче НАТО рәсмиләре бу тулы көчкә ия гаскәр түгел ди.

Сербия дә, Косовода азчылыкта булган серблар да 11 ай элек игълан ителгән Косово бәйсезлеген танымый.
XS
SM
MD
LG