Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Медведев белән уртак тел табармы?


АКШ һәм Русия президентлары бер буын кешеләре, прагматик җитәкчеләр санала. Бу аларга Буш-Путин чорыннан калган каршылыкларны чишәргә ярдәм итәрме?

22 гыйнвар көнне Нью Йоркта урнашкан Тышкы бәйләнешләр шурасында шушы мәсьәләгә багышланган сөйләшү үтте.

Бу сөйләшүдә катнашкан белгечләр әйтүенчә, русиялеләр Бушны Русиягә карата иң кырыс американ президентларының берсе дип саный.

Шул ук вакытта Буш идарәсе Русиягә йомшаклык күрсәткән өчен Көнбатышта еш кына тәнкыйтькә тартылды.

Бу каршылыкның сәбәбе нәрсәдә?

Ford Motor ширкәте вәкиле Stephen Biegun фикеренчә, эш шунда - американнар һәм русиялеләр күп нәрсәгә төрлечә карый – энергетика, Ираннан алып, Русиянең күршеләре белән мәнәсәбәтләренә кадәр.

Әммә ике илнең яңа җитәкчеләре, бигрәк тә, Барак Обама, бу хәлгә үзгәреш кертә ала, ди ул:

"Президент Обаманың элекке идарәдән калган йөкне алып ташларга бар мөмкинлеге бар. Президент Медведевның да андый мөмкинлеге бар. Мин Обаманы үз-ара мөнәсәбәтләр урнаштырырга чакырыр идем."

Әммә кайбер белгечләр фикеренчә, шәхси охшашлыклары булса да, Медведев һәм Обама хәрәкәт иткән сәяси шартлар шактый аерыла. Медведев хакимияткә килгәч, мөстәкыйль хәрәкәт итер дип көтелде, чынбарлыкта ул Путин күләгәсеннән чыга алмый.

Һәхһәлдә аның, президент буларак, Путинны урыныннан алу түгел, аңа тел тидерүен күз алдына да китереп булмый. Ләкин бу вазгыять үзгәрә ала ди Һарвард университеты каршында Русия һәм Евразияне өйрәнү үзәге мөдире Timothy Colton:

"Без бу турыда да уйларга тиеш. Чөнки күп кенә русиялеләр бу ихтимал дип уйлый башлады. Иртәгә булмаса, 2012 ел сайлауларына таба."

Сөйләшүдә катнашкан белгечләрнең берсе дә Русиядә, Грузия, Украина йә Кыргызстанда шикелле төсле инкыйлаб буласын күз алдына китерә алмый.

Ләкин кайбеләре икътисади авырлыклар, социаль киеренкелек арту сәбәпле сәяси үзгәрешләр ихтимал дип саный. Мәскәүдәге Carnegie үзәге белгече Маша Липман фикеренчә, бу киеренкелек Путин чорында югары нефть бәяләренә нигезләнеп корылган сәяси системны какшатырга да мөмкин.

"Бу киң күләмле эзәрлекләүгә нигезләнгән автократия түгел. Ул төрле килешүләргә, ышаныш сатып алуга нигезләнгән. Нефть мичкәсе 140 доллар торганда ышаныч сатып алу бер нәрсә, бәяләр төшкәннән соң – икенче нәрсә."

Тышкы бәйләнешләр шурасында Русия һәм Евразия белгече Stephen Sestanovich фикеренчә, ике ил арасында хезмәттәшлекне яхшырту өчен берничә юнәлеш бар.

"Елек хезмәттәшлек барган кайбер өлкәләрдә каршлык барлыкка килде, анда кире хезмәттәшлеккә кайтырга кирәк. Мисал өчен, энергетика, иминлек, гадәти корал һәм атом өлкәләрендә."

Нәрсәдән башларга дигәндә, Американың Германиядәге элекке илчесе, хәзер McLarty ширкәте киңәшчесе Richard Burt болай диде:

"Русиялеләргә хәзер иң кирәк әйбер – алар башкаларның үзләре белән санашуын, дөньяның карар кылу системында катнашырга тели. Минемчә, Америка аларга шундый ышаныч бирү юлын табырга тиеш."


XS
SM
MD
LG