Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:02

Ришвәт алуы күңелле дә ул…


Башкортстан дәүләт педагогия университетының тагын бер укытучысы ришвәт алуда тотылды.

Бу юлы психология кафедрасының өлкән мөгаллимәсе Суркова ханымның кулыннан эләктергәннәр. Ул талиплардан имтиханнарында яхшы билгеләр куйдыру өчен, 14 меңгә якын сум акча сораган. Хәзер ришвәтче ханымга карата җинаять эше ачылган.

Башкортстан дәүләт педагогия университетында ришвәтчеләр сафы һәрдаим артып тора. Узган елда анда башкорт теле һәм әдәбияты факультеты деканы, профессор дәрәҗәсендәге мөгаллим дә ришвәтчелектә тотылып эшеннән куылган иде.

XS
SM
MD
LG