Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:24

Әфьюннәр агымы арта бара


Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе республикада узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Коллегия утырышыннан соң, идарә башлыгы Валерий Кокин журналистлар белән матбугат очрашуын да үткәрде.

Журналистлар белән сөйләшүдә Башкортстанда наркотикларга бәйле вәзгыять турында тәфсилле мәгълүматлар бирелде. Башкортстанга наркотиклар агымы һаман саен арта бара. Узган елда Башкортстанда әфьюннәргә бәйле 900-дән артык җинаять теркәлгән. Бу исә, 2007 ел белән чагыштырганда, 22 процентка артыграк килеп чыга.

Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе башлыгы Валерий Кокин әйтүенчә, барлык ачыкланган җинаятьләрнең 500-дән артыгы авыр һәм бик авыр җинаятьләр исемлегенә керә. “480 очрак әфьюннәр белән алыш-биреш итүгә бәйле. Республикада тикшерелгән җинаять эшләренең 86-сында җинаятьчел төркемнәрнең катнашкан булуы мәгълүм. Шулай ук 40-тан артык наркопритон эшчәнлегенә чик куелды”, ди Кокин.

Башкортстанга Украинадан көчле тәэсир итүче матдәләр кертү юлы ябылуы турында да әйтте наркотикларга каршы көрәш идарәсе җитәкчесе. Әфьюннәр, нигездә, Әфганстан, Таҗикстан, Үзбәкстан тарафларыннан килә Башкортстанга. Җинаятьчеләр зур-зур төркемнәргә дә берләшеп үзләренең кырын гамәлләрен киң җәелдерә.

Бу елга билгеләнгән бурычларга кагылып Валерий Кокин транспортта наркотиклар күчерүне тикшерүне көчәйтәчәкләрен әйтте. Аптекалар эшчәнлеген контрольгә алу да мөһим диде ул.

XS
SM
MD
LG