Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26

Башкортстанда “Шоңкар” исемле башкорт-татар оешмасы бармы? Булса, аның артында кемнәр тора?

Шушы сораулар соңгы көннәрдә күпләрне кызыксындыра. Bashfreedom.ru исемле интернет сәхифәдә бу оешма үзенең мөрәҗәгатен урнаштырган иде. Анда шушы билгесез оешма әгъзалары Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать кылып, Башкортстанга ирек бирүне таләп итә. Алай гына да түгел, ә Башкортстан тулысынча бәйсез дәүләт булырга тиеш, дип белдерә “Шоңкар” атлы бу берлек вәкилләре.

“Азатлык” радиосының Уфадагы хәбәрчесе, бу оешма җитәкчеләрен табып сөйләшергә теләсә дә, бу эш барып чыкмады. Башкортстанда ни өчендер “Шоңкар” турында беркем дә берни дә белми булып чыкты. Ә Башкортстан юстиция министрлыгында исә андый исемдәге оешманың рәсми теркәлү үтмәве хакында әйттеләр.

Җомга көнне шушы яшерен “Шоңкар” оешмасы белдерүенә һәм интернеттагы сәхифәгә кагылышлы яңа мәгълүматлар билгеле булды. Баксаң, “Шоңкар” берлеге урнаштырган җәнҗаллы белдерү Самарада теркәлгән “Регтайм” оешмасы доменында икән. Ә ул исә Урал Хәсәнов исеменә язылган. Башкортстанда элегрәк Урал Хәсәнов атлы зур түрә бар иде. Республика президенты хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбировның ярдәмчесе иде ул. Радий Хәбиров Мәскәүгә киткәч, Урал Хәсәновка каршы да хакимиятләр һөҗүм башлады.

Шуннан соң Урал Хәсәнов та Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булды. Әле үз исемен интернет сәхифәсендәге гаугалы белдерүгә бәйләүләргә ризасызлык белдереп, Урал Хәсәнов та үз мөнәсәбәтен белдерде. “Шоңкар” оешмасы артында Башкортстан җитәкчеләре, аерым алганда, премьер-министр Раил Сарбаев тора. Алар башкорт милли оешмаларын Мәскәүне төрлечә кисәтүдә файдалана. Милләтчеләрне алар котырта”, дип белдергән Урал Хәсәнов һәм “Шоңкар” оешмасы артында кемнәр торуын ачыклау өчен, федераль иминлек хезмәтенә мөрәҗәгать итәчәген әйткән.

“Коммерсант” газетасы язуынча, Русия дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган депутатлар Иршат Фәхретдинов белән Морат Киекбаев та “Шоңкар” артында Башкортстан җитәкчеләре торуы ихтималлыгын белдерә. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның тиздән вазифасыннан алыначагы турында сүзләр куерган саен, башкорт милләтчеләре дә Мәскәүне кисәтеп ешрак чыгыш ясый, дигән фикерен әйтә дәүләт думасы депутатлары.

XS
SM
MD
LG