Accessibility links

Русия банкы Маҗарстанның Малев һава юллары ширкәтен ала


Русия премьер-министр урынбасары Виктор Зубков Русиянең дәүләт карамагындагы Внешэкономбанкы Маҗарстанның Малев Эйрлайнс һава ширкәтен сатып ала дип белдерде.

Зубков әйтүенчә, Русиянең Аэрофлот һава ширкәте банкка Малевны реструктурлаштырырга ярдам итәчәк.

Маҗарстан хөкүмәте авыр хәлдә калган Малев һава юлларының барлык хиссәләрен дә диярлек 2007 ел башында ук саткан иде.
XS
SM
MD
LG